«АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ» ТАТАРСТАНДА 238 ТЕМАТИК СМЕНА ОЕШТЫРА
2026 елда Татарстанның 45 муниципаль районында 192 профильле һәм тематик җәйге смена узачак: 5 региональ һәм 187 муниципаль. Барлык җәйге лагерьларда катнашучылар Хәрәкәт юнәлешләре һәм миссияләре белән танышачаклар. Шулай ук 800 бала «Биләр Форум: Алдынгылар»да һәм 3000 бала «Ура, авылга» проектында катнашачак. Саратовка «Татарстан – Мордовия» форумына 110 үсмер юл алачак.
Татарстанның бөтен төбәгеннән 5 республика сменасында катнашу мөмкинлеге булачак.
● «Смена Первых: Команда Казани»: 31 майдан 17 июньгә кадәр, шәһәр үзәге «ЯЛ» һәм балалар «Восток» лагере, 180 бала.
Катнашучылар җыелышлар оештыруны, командалы эшләү һәм проектлар белән идарә итү күнекмәләрен үзләштерәчәкләр, үз мәктәпләрендә тормышка ашырыр өчен проектлар һәм идеяләр алачаклар.
● «Смена Первых: Расскажи о главном!»: 1-18 июль, яшьләр үзәге «Волга», 100 бала.
Смена вакытында катнашучылар медиакүнекмәләргә өйрәнәчәкләр: фотога төшү, видеоязма һәм монтаж, копирайтинг, журналистика һәм SMM-юнәлешләре буенча лекцияләр һәм мастер-класстардан белем алачаклар, һәм бу юнәлешләрдә мәктәпләрендәге PR-командаларда катнаша алачаклар.
● «Смена Время Первых: Создавай и вдохновляй!»: 25 июль - 11 август, республика яшьләр үзәге «Костер», 177 бала.
Катнашучылар актерлык осталыгын, вокал һәм хореографияне профессиональ мастер-класстарда өйрәнәчәкләр, шулай ук КВНга да катнашачаклар. Программада әдәби очрашулар да бар, анда һәркем үз әсәрен тәкъдим итә алачак.
● «Смена Первых. Открывай страну!» 25-31 июль, республика яшьләр үзәге «Костер» (Палаткалы лагерь), 40 бала
Смена Татарстанның мәдәни-тарихи мирасын, географик үзенчәлекләрен һәм этник күптөрлелеген өйрәнүгә юнәлдерелгән. Катнашучылар табигатьтә яшәү осталыгын, туристлык һәм ориентлашу күнекмәләрен үсештерәчәкләр.
● «Смена Первых: Береги планету!»: 12-29 август, республика үзәге «Лето» һәм балалар лагере «Мечта», 165 бала.
Смена экология темасына багышланган – катнашучылар табигый экосистемалар һәм эчке гармония турында теоретик һәм практик белемнәр алачаклар.
Татарстанның региональ сменасына катнашу өчен:
- Гариза: https://projects.pervye.ru/super-projects/8251d40c-3278-4c84-af44-7c6fc8597ea8;
- «Нигә миңа «Алдынгылар Хәрәкәте» сменасында катнашырга кирәк?» дигән темага эссе язырга;
- Портфолио тәкъдим итәргә (2024-2025 еллардагы юнәлеш буенча катнашучының ирешкән уңышларының 5 скан-копиясен: дипломнар, грамоталар, сертификатлар). Документларны бер файлга .pdf форматында тапшырырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 апреля 2026 - 10:54
«АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ» ТАТАРСТАНДА 238 ТЕМАТИК СМЕНА ОЕШТЫРА
-
9 апреля 2026 - 11:29
«ЯЗ ГҮЗӘЛЕ – 2026» ҖИҢҮЧЕСЕ БИЛГЕЛЕ
-
8 апреля 2026 - 10:45
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ТӘРТИБЕН БӘЯЛӘҮ КРИТЕРИЙЛАРЫН БИЛГЕЛӘДЕ
-
7 апреля 2026 - 14:54
КАЗАН ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫНДА «НЕЙРОТАТАР» ФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК
Нет комментариев