Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАННЫҢ СИГЕЗ ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЫ ЧЫГАРЫЛЫШ СТУДЕНТЛАРЫН ЭШКӘ УРНАШТЫРУ РЕЙТИНГЫ ЛИДЕРЛАРЫ АРАСЫНДА

Татарстанның сигез югары уку йорты Россия Хезмәт министрлыгы төзегән 2026 елгы чыгарылыш студентларын эшкә урнаштыру буенча милли рейтингларның лидерлары арасына керде. Рейтинглар «Работа России» порталында урнаштырылган.

 

Милли рейтинглар белгечлекләрнең эре төркемнәре буенча төзелә. Алар югары уку йортлары һәм көллиятләрне тәмамлаучыларның эшкә урнашу дәрәҗәсе һәм ике ел эчендәге медиана хезмәт хакы мәгълүматлары нигезендә исәпләнә. Чыгарылыш студентлары аз булган уку йортлары аерым категориядә карала.

Быелгы рейтинглар 2023 елгы чыгарылыш студентлары мәгълүматларына нигезләнгән.

Казан федераль университеты сәламәтлек саклау һәм гамәли медицина өлкәсендә магистратура һәм ординатура тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру буенча Россиядә икенче урынны алды (0,97 балл). Моннан тыш, университет теология, сынлы һәм кулланма сәнгать, информатика һәм исәпләү техникасы, фотоника һәм приборлар төзү, шулай ук фундаменталь медицина өлкәләрендә дә югары күрсәткечләр.

Иннополис университеты информатика һәм исәпләү техникасы өлкәсендә бакалавриат һәм специалитет тәмамлаучыларын эшкә урнаштыру буенча икенче урынны, магистратура буенча өченче урынны алды.

Казан милли тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) авиация һәм ракета-космик техникасы, шулай ук суднолар төзү һәм су транспорты технологияләре өлкәсендә бакалавриат һәм специалитет тәмамлаучыларын эшкә урнаштыру буенча өченче урында. Магистратура буенча авиация техникасы һәм машина төзелеше өлкәләрендә университет дүртенче урынны алды.

Казан милли тикшеренү технология университеты техносфера куркынычсызлыгы һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә дүртенче урынга чыкты. Ә КНИТУның Түбән Кама химия-технология институты сәнәгать экологиясе һәм биотехнологияләр өлкәсендә өченче урынны алды.

Казан дәүләт энергетика университеты физика-техник фәннәр өлкәсендә магистратура тәмамлаучыларын эшкә урнаштыру буенча беренче урынны алды (чыгарылыш студентлары күп булган вузлар арасында).

Шулай ук «ТИСБИ» университетының Чаллы филиалы физик культура һәм спорт өлкәсендә магистратура тәмамлаучыларын эшкә урнаштыру буенча беренче урынны алды (чыгарылыш студентлары аз булган уку йортлары арасында).

Казан дәүләт аграр университеты авыл, урман һәм балык хуҗалыгы өлкәсендә магистратура тәмамлаучыларын эшкә урнаштыру буенча өченче урынны алды. Ә хәзер шул университет белән берләштерелгән Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ветеринария һәм зоотехния өлкәсендә магистратура тәмамлаучыларын эшкә урнаштыру буенча икенче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

Белми калма

Яңа сан