КАЗАН ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫНДА «НЕЙРОТАТАР» ФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК
9 апрель көнне Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Нейротатар» фестивале узачак. Фестиваль кысаларында медиа вәкилләре 20 минутлык лекцияләр форматында нейрочелтәрләр ярдәмендә контент төзү турында сөйләячәкләр.
Медианың төрле өлкәләрендә эшләүче һәм үз эшләрендә ясалма интеллектны актив кулланучы белгечләр тыңлаучыларга нейрочелтәрләр белән ничек һәм ни өчен эшләргә кирәклеге турында аңлатырлар. Лекцияләрдә генә түгел, фото һәм видео генерацияләүдән башлап, музыка һәм фильмнар ясау процесслары да күрсәтеләчәк.
Фестивальдә катнашачак спикерлар арасында «Идел» журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова, «АиФ-Поволжье» сайты редакторы Данил Садыков, «Ялкын» журналының SMM-белгече Алинә Закирова, «Идел» журналы әдәби редакторы Зөләйха Камалова Камал, «Интертат» порталы корреспондентлары Айнур Җамалтдинов һәм Ильяс Хаҗиев бар.
Бу чара Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында яңа магистерлык программасын – «Тюрки телле мохиттә ясалма интеллект» программасын таныту кысаларында үтәчәк. Спикерларның лекцияләре укучыларга бу юнәлештә белем алуның максатлары һәм бурычлары турында күзаллау бирәчәк.
Чара 9 апрель көнне 14:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, әмма теркәлү үтергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
Нет комментариев