ТАТАРСТАНДА «ТДИ ҺӘМ БДИНЫ ӘТИ-ӘНИЛӘР БЕЛӘН БЕРГӘ ТАПШЫРАБЫЗ» АКЦИЯСЕ УЗДЫРЫЛА
Татарстанда «ТДИ һәм БДИны әти-әниләр белән бергә тапшырабыз» акциясе башланды. Акциянең катнашучылары математикадан белемнәрен тикшерә ала. Узган елга кадәр бу чара «Әти-әниләр өчен БДИ тапшыру көне» исеме белән уздырылган иде һәм анда бары тик 11нче сыйныф ата-аналары катнашкан. Быел акция 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен үткәрелә.
Акция беренче тапкыр шушы форматта уздырыла. Аның максаты – ата-аналарны имтихан кагыйдәләре һәм процедуралары белән таныштыру, шулай ук психик киеренкелекне киметеп, аларның балаларын тыныч һәм яхшы нәтиҗәләр белән көтеп алуын тәэмин итү.
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе Ильсур Хадиуллин сүзләренә караганда, акциядә катнашкан ата-аналар, үз балаларыннан күбрәк борчылганын әйткәннәр.
Акция кысаларында 11нче һәм 9нчы сыйныф укучылары ата-аналары белән бергә математика фәнен тапшыра. Математика – аттестат алу өчен мәҗбүри фәннәрнең берсе. Акция өчен кыскартылган вариантлар тәкъдим ителгән, алар гадәттәге өч-дүрт сәгатькә түгел, ә бер сәгатькә исәпләнгән. Бу вакыт эчендә катнашучылар төрле типтагы биремнәр белән таныша алалар.
Катнашучылар барлык экзамен процедураларын узалар. Алар теркәлә телефоннарын һәм шәхси әйберләрен тапшыра, экзаменга кадәр тикшерү уза, бланклар тутыра. Шулай ук, экзамен материаллары ничек бастырыла һәм эшкәртеләчәге дә күрсәтелә биредә.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының 30 мартка булган мәгълүматларына караганда, акция 25 районда уңышлы үткән һәм 2,2 меңнән артык ата-ана һәм укучы катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
31 марта 2026 - 13:52
ТАТАРСТАНДА «ТДИ ҺӘМ БДИНЫ ӘТИ-ӘНИЛӘР БЕЛӘН БЕРГӘ ТАПШЫРАБЫЗ» АКЦИЯСЕ УЗДЫРЫЛА
-
30 марта 2026 - 12:45
ТАТАРСТАННЫҢ СИГЕЗ ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЫ ЧЫГАРЫЛЫШ СТУДЕНТЛАРЫН ЭШКӘ УРНАШТЫРУ РЕЙТИНГЫ ЛИДЕРЛАРЫ АРАСЫНДА
-
28 марта 2026 - 18:44
«Ялкын» журналы призларына узучы көрәш буенча Татарстан беренчелеге җиңүчеләре билгеле
-
27 марта 2026 - 15:08
АЛАБУГАДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА «ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ ПРИЗЫНА ТАТАРСТАН БЕРЕНЧЕЛЕГЕ БАШЛАНДЫ
Нет комментариев