РОССИЯЛЕЛӘР ЯШҮСМЕРЛӘР ҺӘМ СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН ИҢ ЯХШЫ «ПОДРАБОТКА»ЛАРНЫ АТАДЫ
Россиядә үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләренә караганда, кешеләрнең күбесе мәктәп укучыларына өстәмә эшне 10-11 нче сыйныфларда ук башларга киңәш итә. Сораштыруда катнашучыларның 23 проценты нәкъ шулай дип саный. Тагын 34 проценты фикеренчә, беренче эшне вуз яки көллиятнең беренче курсларында эзли башлау дөресрәк. Бу хакта «Работа.ру» һәм «Подработка» сервислары үткәргән сораштыру нәтиҗәләре сөйли, дип яза РИА Новости.
Иң кулай өстәмә эш вариантлары арасында респондентлар беренче чиратта курьер эшен атаган (66%). Шулай ук заказлар җыючы (63%) һәм официант (43%) эшләре популяр дип саналган.
Моннан тыш, сораштыруда катнашучылар аниматор булып эшләүне (39%), складта эшләүне (34%), сатучы-консультант (33%) һәм промоутер (27%) эшләрен дә яшүсмерләр өчен туры килә дип атаган.
Сораштыру нәтиҗәләре буенча, бариста һәм социаль челтәрләрдә төркем менеджеры булып эшләү вариантлары да 23 процент тавыш җыйган. Няня булып эшләүне 21 процент, копирайтер – 20 процент, репетитор – 19 процент респондент хуплаган. 16 процент кеше төзелештә эшләү мөмкин дип саный.
Катнашучыларның 10 проценты башка вариантларны да атаган – мәсәлән, программист, блогер яки җитештерү өлкәсендә эшләү.
Сораштыруда 3,2 меңнән артык кеше катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев