ЧУВАШИЯ РЕСПУБЛИКАСЫНДА II БӨТЕНРОССИЯ «ТАТАР ТЕЛЕ - ХАЛКЫМ ТЕЛЕ» КОНКУРСЫНЫҢ ФИНАЛЫ УЗДЫ
10-12 апрель көннәрендә Чувашия Республикасында урнашкан «Сәләт-Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәгендә төрле фәннәрне татар телендә укытучы мөгаллимнәр өчен II Бөтенроссия «Татар теле – халкым теле» иҗади конкурс һәм семинары оештырылды.
Иҗади конкурс һәм семинар үз алдына мәктәпләрдә, татар халкында, аеруча, яшьләр арасында татар теле укытучыларының, үз фәннәрен татарча укытучы педагогларның абруен арттыру, Россиянең төрле регионнарында, аеруча «Сәләт-Батыр» яшьләр үзәгенә якын районнарда яшәүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларына һәм башка фәнне татар телендә алып баручы педагогларга якыннан аралашу, үзара тыгыз элемтәләр булдыру, тәҗрибә бүлешү шартлары тудыру максатларыннан оештырылды.
Проектны оештыруда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Чувашия Республикасы Батыр муниципаль округы администрациясе, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан фәннәр академиясе Гамәли семиотика фәнни-эзләнү институты, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан яшьләр министрлыгының ДБУ «Сәләт» яшьләр үзәге, Татарстан төбәк «Сәләт» яшьләр фонды, АНО ИЯҮ «Сәләт - Батыр» катнашалар. Биредә Россия Федерациясенең 5 тән артык төбәгеннән, Татарстан Республикасының 20 гә якын районнарыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыелды. Чарада мөхтәрәм кунаклар да катнашты.
«Бүген чыннан да бик мөһим бәйрәм көне, чөнки монда татар телен – туган телебезне – яраткан, шушы туган телебез язмышы белән яшәгән татар теле һәм әдәбияты фәнен генә түгел, башка фәннәрне туган телебездә укыткан һәм укыган кешеләр җыелган. Бу бик мөһим. Соңгы елларда тел мәсьәләсе аеруча мөһим булып санала. Татар теленең язмышы безнең кулларда. Шушы җаваплы миссияне башкаруыгыз өчен рәхмәт!» – дип рәхмәт сүзләрен җиткерде филология фәннәре докторы, Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессоры Әлфия Йосыпова.
Проект ике этаптан торды: беренче читтән торып катнашу этабында мөгаллимнәр иҗади эшләрен, ягъни резюме, эссе һәм санак технологияләрен кулланып, уен форматында татар теленә өйрәтү сценариен җибәрде. Аның нәтиҗәләре нигезендә 4 җиңүче сайлап алынды.
Финал этабы һәм бүләкләү тантанасы 10-12 апрель көннәрендә Чувашия Республикасы Батыр муниципаль районының Кызыл Чишмә авылында урнашкан «Сәләт-Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәгендә узды. Бу урын очраклы гына сайланмаган: үзәк күрше төбәкләрдәге татар торак пунктлары өчен үзенчәлекле географик һәм мәдәни үзәк булып тора. Соңгы этапта финалистлар «Төрле фәннәрне (шул исәптән татар теле һәм әдәбиятын) татар телендә укытуда заманча технологияләр куллану» темасына багышланган ачык дәресләр тәкъдим итте.
Чарада 100 гә якын кеше катнашты:
- 4 читтән торып ярышу этабында җиңүче укытучылар;
- 40 татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
- 40 мәктәп укучысы.
Укытучылар һәм укучылар өчен дә бай программа, төрле остаханәләр һәм чаралар әзерләнгән иде. 2 көн дәвамында алар өчен аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булдырылды. Финалистларның дәресләре түбәндәге критерийлар буенча бәяләнде: дәрес төзелешенең камиллеге; интерактив булуы; проблемалы ситуацияләр куелуы һәм аларның чишелеше; сөйләм теленең камиллеге, төгәллеге, укучыларга үрнәк сөйләм булуы; иҗадилык яки киресенчә төгәл кыска җиткерә белү; дәреснең максаты һәм аңа ирешү дәрәҗәсе; дәреснең эчтәлегенең байлыгы, мавыктыргыч булуы; санак технологияләрен куллану дәрәҗәсе; мәгълүматны укучыларга җиткерә алу осталыгы; укучыларның дәрестәге күтәренке рухы, игътибары, кызыксынуы.
II Бөтенроссия «Татар теле - халкым теле» масштаблы иҗади конкурс һәм семинарының җиңүчеләре: Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбенең информатика һәм физика укытучысы Алмаз Равил улы Җиһаншин, Казан шәһәре Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамилә Әгъзам кызы Абдуллина, Лаеш районы Усад авылы «Тәрбия» белем бирү үзәгенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Гөлфия Илнур кызы Габдуллаҗан, Казан шәһәре Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәзинә Мәхмүт кызы Миннегулова.
«Чувашия җирлегендә Сәләт бинасына килеп, татар телен үстерү өлешендә нинди юллар барлыгын өйрәнүегез, аларны табарга тырышугыз, «Чувашия җирлегендә шундый тәҗрибә алып кайттым» дип башкаларга сөйләвегез безнең өчен горурлык!» – дип проектның оештыручыларына һәм катнашучыларына җылы теләкләрен җиткерде Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Рәисе Мансур Хәйбуллов.
«Бу конкурста Татарстан һәм Чувашия Республикаларының укытучылары гына түгел, хәтта башка төбәкләрдән татар телендә укытучы мөгаллимнәр дә җыелуына без бик шат! Бу бик кирәкле эш. Татар теле бетмәсен, үссен. Шушы проектны оештыручыларга һәм катнашучыларга олы рәхмәтемне белдерәм! Чит төбәкләрдә яшәүче татарлар өчен бу бик олы бәя һәм хөрмәт», - дип катнашучыларны тәбрикләде Чувашия Республикасы Батыр муниципаль округы хакимияте башлыгы вазифасын башкаручы Равил Ямалетдинов.
Конкурс нәтиҗәләреннән чыгып, Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбенең информатика һәм физика укытучысы Алмаз Равил улы Җиһаншин махсус бүләк иясе булып сайланды. Ул татар телендә санак технологияләрен кулланып, физика фәне буенча ачык дәрес тәкъдим итте.
«Бу конкурста катнашуның төп сәбәбе – квалификациямне күтәрү, коллегаларым белән тәҗрибә уртаклашу, укучыларыма тагын да файдалырак һәм мавыктыргычрак дәресләр үткәрү өчен яңа мәгълүмат үзләштерү иде. Һәм мин моңа ирештем. Шушы проектны оештыручыларга зур рәхмәтемне белдерәм. Башка фәннәрне татар телендә укытучы мөгаллимнәр күбрәк булсын иде, мондый конкурсларда ешрак катнашсыннар иде», - дип хис-кичерешләре белән бүлеште җиңүче Алмаз Җиһаншин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 апреля 2026 - 08:53
ЧУВАШИЯ РЕСПУБЛИКАСЫНДА II БӨТЕНРОССИЯ «ТАТАР ТЕЛЕ - ХАЛКЫМ ТЕЛЕ» КОНКУРСЫНЫҢ ФИНАЛЫ УЗДЫ
-
13 апреля 2026 - 11:09
МЕДВЕДЕВ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ДӘРЕСЛЕКЛӘРЕНЕҢ БАШ МӨХӘРРИРЕ БУЛДЫ
-
10 апреля 2026 - 10:54
«АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ» ТАТАРСТАНДА 238 ТЕМАТИК СМЕНА ОЕШТЫРА
-
9 апреля 2026 - 11:29
«ЯЗ ГҮЗӘЛЕ – 2026» ҖИҢҮЧЕСЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев