Белми калма
«АК БАРС» ПЛЕЙ-ОФФНЫҢ ЧИРЕКФИНАЛЫНА ҮТТЕ
Казанның «Ак барс» хоккей командасы Гагарин кубогына тагын бер адым ясады. Алар Чиләбенең «Трактор» командасы белән булган сериядә 4:1 исәбе белән җиңеп, КХЛның плей-офф чирекфиналына узды.
Әлеге ике команда арасында барлыгы 5 уен булды. Беренче ике уенны казанлылар алды, өченче уенда Чиләбегә күчте көч. Дүртенче, бишенче матчларда кабат «Ак барс» үзен күрсәтте. Сериядә 3 уен овер-таймга кадәр барып җитсә дә, безнең хоккейчыларыбызның көче әллә каян күренеп торды.
Чирекфиналда «Ак барс» Минскның «Динамо»сы белән көч сынашачак. Алар Мәскәү «Динамо»сын үз серияләрендә 4:0 исәбе белән җиңгәннәр иде.
Казанлыларга уңышлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
-
30 сентября 2026 - 09:49
КАЗАНДА ҖЫЛЫТУ СЕЗОНЫ 1 ОКТЯБРЬДӘ БАШЛАНА
-
29 сентября 2026 - 15:08
КАЗАНДА ДӨНЬЯНЫҢ ТӨРЛЕ ИЛЛӘРЕННӘН 110 ЯШЬ АВТОР ҖЫЕЛАЧАК
Нет комментариев