АЛАБУГАДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА «ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ ПРИЗЫНА ТАТАРСТАН БЕРЕНЧЕЛЕГЕ БАШЛАНДЫ
26-28 март көннәрендә Алабугада 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында «Ялкын» журналы призларына Татарстан Республикасы беренчелеге үтә.
Ярышка республика районнарыннан 342 көрәшче җыелды. Алар 9 үлчәү авырлыгында бил алыша.
Бүген ярышларның беренче әйләнешләре һәм ачылыш тантанасы булды. Көрәшчеләрне һәм аларның тренерларын, әти-әниләрне Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров, Алабуга районы башлыгы урынбасары Александр Косов, РФ Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе, ТР Дәүләт Советының VI чакырылыш депутаты Раил Шәмсетдинов, «Ялкын» журналы баш мөхәррире Энҗе Габдуллина сәламләде.
«Ялкын ул – гомер гомергә яшүсмерләр өчен үзләрен күрсәтү мәйданы булган. Шуңа күрә дә әлеге ярышның «Ялкын» журналы призларына узуы аерым зур мәгънәгә ия. Сезгә уңышлар, җәрәхәтләрсез көрәшү һәм мәңге истә калырлык хатирәләр телим», – диде Энҗе Габдуллина. Татарстан беренчелегенең ярымфинал һәм финал алышлары 28 март көнне дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 марта 2026 - 15:08
АЛАБУГАДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА «ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ ПРИЗЫНА ТАТАРСТАН БЕРЕНЧЕЛЕГЕ БАШЛАНДЫ
-
27 марта 2026 - 10:48
«ЯЛКЫН» МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ «АЛТЫН КАЛӘМ» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ФИНАЛЫНА ҮТӘЧӘК
-
26 марта 2026 - 09:20
«ЯЛКЫН» МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ ВАКЫТЫ 31 МАРТКА КАДӘР БАРА
-
25 марта 2026 - 15:16
ТАТАРСТАНДА ҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ДИДЖЕИНГКА ӨЙРӘТӘ ТОРГАН КУРС БАШЛАНА
Нет комментариев