Логотип Идель
Белми калма

«ЯЛКЫН» МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ «АЛТЫН КАЛӘМ» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ФИНАЛЫНА ҮТӘЧӘК

Республикалүләм «Ялкын» патриотик мәктәп медиалары фестивале җиңүчеләре «Алтын каләм» – «Золотое перо» фестиваленең финалына үтү мөмкинлегенә ия булачак. Бу вакыйга мәктәп медиалары үсешендә һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүдә зур адым булып тора. Әлеге карар 2026 елда «Алтын каләм» фестиваленең 30 еллыгын билгеләп үтүгә багышлап кабул ителде.

 

Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе:

«Безнең өчен мәктәп журналистикасын яклау һәм үстерү мөһим бурыч булып тора. «Ялкын» фестивале кебек проектлар яшьләргә иҗади сәләтләрен үстерергә генә түгел, җәмгыятьтә үз ролен аңларга, аларда җаваплылык һәм ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләргә ярдәм итә, дип ышанабыз. Иң мөһиме, без яшьләрнең иҗади омтылышын сыйфатлы позитив патриотик медиаматериаллар булдыруга юнәлтәбез. «Алтын каләм» фестиваленең финалына юл – җиңүчеләрнең талантын һәм тырышлыгын тану. Шулай итеп, без Татарстан журналистикасында мәктәп эскәмиясеннән үк яшь кадрлар тәрбияләү системасын формалаштырабыз».

 

Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 2026 елның март ахырына кадәр кабул ителә.  Бәйгегә Татарстан мәктәпләренең газета, журнал, радио һәм телевидение студияләре, SMM-проектлары һәм башка форматлардагы медиа-командалары чакырыла. Киләсе этапта жюри финалда көрәшәчәк иң яхшы командаларны сайлап алачак.

 

Азат Кадыров, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры:

 

«Дәүләтнең социаль сәясәтенең өстенлекле бурычы – яшьләр инициативаларына ярдәм итү. Без мәктәп укучыларын сыйфатлы контент булдыруга һәм «Ялкын» фестивале кебек әһәмиятле проектларда катнашуга рухландыруның никадәр мөһим булуын күрәбез. Бу фестиваль яшь журналистларга үз сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек биреп кенә калмый, үсеп килүче буын арасында патриотик кыйммәтләрне ныгытуга да ярдәм итә. «Алтын каләм»  фестиваленең финалына чыгу мөмкинлеге талантлы яшьләр өчен зур медиакиңлеккә таба атлауда җитди адым булып тора. Ышанам ки, бу яшь журналистлар алга таба да безне үзенең иҗади казанышлары белән сөендерәчәк».

 

Фестивальнең финалы апрель аенда офлайн форматта узачак. Ике төп номинациядә – «Рус телендәге мәктәп медиасы» һәм «Татар телендәге мәктәп медиасы» – җиңүчеләр билгеләнәчәк. Фестивальнең төп бүләге – «Иң яхшы мәктәп ММЧ» исемендәге Гран-при. Монда җиңүчеләр «Тур для СВОих» Россия социаль туристик маршруты кысаларында сәяхәткә лаек була.

 

Гариза бирү өчен түбәндәге сылтама аша үтәргә кирәк:

https://forms.yandex.ru/u/691da4e44936392b561cf9bd/

 

МАХтагы канал:

https://max.ru/join/8PbSz4KlFRhRTWDPROYczz0B_yi1ro-IvN8IvzH-ANc

 

Фестивальне «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «ТАТМЕДИА» Акционерлык Җәмгыяте, «Ялкын» журналы, «Республика мәктәптән тыш эш үзәге» өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» Акционерлык Җәмгыяте, КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты, Татарстан Республикасы «Первый Патриот» региональ иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасы Алдынгылар хәрәкәте балалар һәм яшьләр Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең региональ бүлеге оештыра.

Элемтә өчен:

Энҗе Габдуллина – «Ялкын» журналының баш мөхәррире, 89003203487

E-mail: yalkin@bk.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев