Логотип Идель
Белми калма

«ТАТАР ТЕЛЕ – ХАЛКЫМ ТЕЛЕ» КОНКУРСЫНЫҢ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ КАМПАНИЯСЕ 23 МАРТКА КАДӘР ОЗЫНАТЫЙЛДЫ

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татар теле – халкым теле» Бөтенроссия иҗади конкурс һәм семинарына багышланган матбугат конференциясе узды.

Чарада «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, «Татар теле - халкым теле» иҗади конкурс-семинары проектының координаторы Ләйлә Алембикова, филология фәннәре кандидаты, «Сәләт» мәгариф һәм уку-укыту технологияләре үзәге җитәкчесе, Сәләт «Алмагач» мәктәбе директоры Диләрә Якубова, «Сәләт» яшьләр үзәге урынбасары Аяз Ханафин, Сәләт «Алмагач» мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «Татар теле - халкым теле» Бөтенроссия иҗади конкурс һәм семинары җиңүчесе Ризалә Гыйләҗева катнашты. 

Татар теле укытучылары һәм фәннәрне татар телендә укытучы мөгаллимнәр өчен уздырылучы «Татар теле – халкым теле» масштаблы иҗади конкурс һәм семинарының икенче этабы старт алды. Әлеге чара татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә татар теленең дәрәҗәсен, абруен күтәрүгә, татар яшьләрендә туган телебезгә карата тирән ихтирам хисләре тәрбияләү, аларның татар телендә сөйләшүне үзләренең намус эше итеп кабул итүен тәрбияләү максатыннан оештырыла. 

«Татар теле – халкым теле» иҗади конкурс һәм семинары татар теле һәм әдәбиятына багышланган чарада балалар һәм яшьләрне актив катнаштырып, аларда татар халкына һәм татар теленә, тарихыбызга һәм мәдәниятыбызга карата мәхәббәт тәрбияләү, татар теленә өйрәнү, саклау, үстерүнең мөһимлеген күрсәтү һәм аңлатуны максат итеп куя. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм шәхсән Марат Готыф улы Әхмәтовка шушы проектны тормышка ашырырга ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәтебезне белдерәсебез килә. Сәләт берләшмәсе әлеге проектны программа һәм оештыру командасы белән тәэмин итәчәк, чараны оештыруга әзерлекле кадрлар җәлеп ителәчәк, Сәләт бу эшне ел әйләнәсе алып бара», - дип башлап җибәрде очрашуны «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.

Чараны оештыруда һәм уздыруда ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Чувашия Республикасы Батыр муниципаль округы администрациясе, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан фәннәр академиясе Гамәли семиотика фәнни-эзләнү институты, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, «Сәләт» яшьләр үзәге, Татарстан төбәк «Сәләт» яшьләр фонды, «Сәләт - Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәге катнаша. Конкурсның темасы: «Төрле фәннәрне татар телендә укытуда заманча технологияләр куллану».

«Татар теленең Интернетта һәм социаль челтәрләрдә көннән-көн активрак кулланылуын искә алып, татар гимназияләрендә, татар мәктәпләрендә фәннәрне (шул исәптән, татар теле һәм мәдәниятын да) татар телендә өйрәтүдә санак технологияләре, яңа информацион технологияләр куллану, аеруча, санак уеннары һәм блогерларның мөмкинлекләрен бу максатта куллану үрнәкләре белән танышу идеясе үзәктә тора. Чарада балалар һәм яшьләрне актив катнаштырып, мөгаллимнәребез яңа тәҗрибә туплап кайтып, яшь буынны яңа технологияләр ярдәмендә үз теленә, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә ихтирамлы, игътибарлы итеп тәрбияләү өчен ярдәм күрсәтү конкурсның төп үзенчәлеге дә», - дип конкурсның әһәмиятен билгеләде «Сәләт» мәгариф һәм уку-укыту технологияләре үзәге җитәкчесе, Сәләт «Алмагач» мәктәбе директоры Диләрә Якубова.

Икенче этап һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 10-12 апрель көннәрендә Чувашия Республикасы Батыр муниципаль районының Кызыл Чишмә авылында урнашкан «Сәләт-Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәгендә узачак. Бу урын очраклы гына сайланмаган: үзәк күрше төбәкләрдәге татар торак пунктлары өчен үзенчәлекле географик һәм мәдәни үзәк булып тора. Очрашу барышында конкурсның географик үзенчәлегенә да игътибар ителде: 

«Сәләт-Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәге татар телендә белем бирүче укытучыларны туплап, ел әйләнәсе төрле чаралар оештырып, татарлар күпләп урнашкан төбәкнең географик үзәге буларак та, бу чараны уздыру өчен дә барлык мөмкинлекләре булган мәйданчык. База заманча җиһазландырылган корпуслар һәм бүлмәләрдән тора: уку сыйныфлары; 150 кеше сыйдырышлы күп функцияле зал; бию, театр, тавыш яздыру студияләре; конференц-зал. Шулай ук махсус спорт мәйданчыклары да каралган. Үзәк катнашучыларны кабул итәргә әзер!» - дип ассызыклады «Сәләт» яшьләр үзәге урынбасары Аяз Ханафин.

Конкурсның юнәлешләре, этаплары һәм бәяләү критерийлары белән «Татар теле - халкым теле» иҗади конкурс-семинары координаторы Ләйлә Алембикова таныштырды:

«Әлегә гаризалар кабул итү кампаниясе эшли. Күп сораулар буенча гаризалар кабул итү кампаниясе 23 мартка кадәр озынайтылды. Катнашучыларга ТР мәгариф һәм фән министрлыгында имзаланган рәхмәт хатлары, таныклыклар да әзерләнә. Программага укытучылар өчен файдалы остаханәләр, түгәрәк өстәлләр дә кертелгән, төрле төбәкләрдән килгән укытучылар үзара аралашып, яңа заманча ысуллар белән танышып, тәҗрибә туплап кайта алачак. Моннан тыш, чарада укытучылар гына түгел, татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадалар, төрле конкурсларда җиңүче укучылар да катнашачак, алар өчен дә махсус программа әзерләнә».

Әлеге иҗади конкурс һәм семинар төрле районнарда һәм регионнарда яшәгән-эшләгән татар теле укытучыларының даими аралашып, тәҗрибә бүлешеп тору өчен уртак мәйданчык булдыру ягыннан аеруча әһәмиятле. Географик яктан татар авыллары, мәктәпләр бер-берсеннән ерак урнашкан булмасалар да, алар төрле районнарга, хәтта төрле републикаларга, өлкәләргә караган булу сәбәпле, татар теле укытучылары һәм фәннәрне татар телендә укытучылар очрашып күрешү, үзара аралашү, тәҗрибә бүлешү өчен шәп мөмкинлек булачак. Укытучылар әлеге чарага әзерләнү чорында да, «Сәләт-Батыр»да узачак иҗади конкурс һәм семинарга әзерләнү вакытында да, бүгенге көндә бик актуаль булган заманча технологияләр, ясалма фәһем кулланып эшләү ысулларын үзләштерәчәк, бу өлкәдә консультатив ярдәм алырлык контактлар булдырачак. 

«Минем фикеремчә, тәҗрибә бөртекләп туплана, ә тәҗрибә җыяр өчен үзеңне төрле өлкәләрдә, аеруча ярышларда, бәйгеләрдә сынарга һәм укыту семинарларында катнашырга кирәк. Илһамлану, фикердәшләрне табу, тәҗрибә белән бүлешү, яңа белемнәр туплау – шундый максатлар белән «Татар теле – халкым теле» иҗади конкурс һәм семинарда катнашырга булдым. Әлеге конкурс-семинарга җыелган һәрберебез бик бәхетле булуыбызны аңладык, чөнки биредә көч сынашу, узышу, кемнәндер өстенрәк булу теләге булмады. Бәлешләребез пеште һәм һәммәбез дә тулыланып, илһамланып кайтып китте. Без, хәзерге заман укытучылары, дөнья белән бергә атларга, яңа мөмкинлекләрне киң кулланып, дәресләребезне баетырга тиешбез. Әмма шул ук вакытта киләсен дә истә тоту зарури: тел ул – халыкның үткәнен һәм бүгенгесен, аның җанын һәм шушы милләт вәкиленең акылын тоташтыручы күпер. Тел укытуда мирасыбызны куллану әһәмияте шул сәбәпле аңлашыла ки», - дип хис-кичерешләре белән бүлеште Сәләт «Алмагач» мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «Татар теле - халкым теле» I Бөтенроссия иҗади конкурс һәм семинары җиңүчесе Ризалә Гыйләҗева.

Конкурсның сайты:

https://halkimtele.org/

Фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев