Логотип Идель
Белми калма

МӘКТӘПЛӘРДӘ 1-4 КЛАССЛАР ӨЧЕН «МИНЕМ ГАИЛӘМ» ДИГӘН ӨСТӘМӘ КУРС КЕРТЕЛӘЧӘК

Россия мәктәпләрендә 1 сентябрьдән башлап 1-4 класс укучылары өчен «Минем гаиләм» исемле өстәмә дәрес курсы укытыла башлаячак, дип яза РИА Новости. Бу хәбәрне курсның авторы Татьяна Поликарпова җиткергән.

 

Бу курс өстәмә дәрес буларак кертеләчәк, һәм һәр айга бер тема тәкъдим ителәчәк. «Минем гаиләм» курсы инде федераль уку китаплары исемлегенә кертелгән, дип хәбәр иткәннәр Мәгариф һәм фән министрлыгыннан. Алар шулай ук курсның мәҗбүри түгеллеген, мәктәпләрнең аны ата-аналарның теләкләренә һәм сорауларга карап сайларга мөмкин булуын искәртте.

  • Беренче класста укучыларга мәхәббәт турында дәрес биреләчәк. Укытучылар балаларга гаилә кеше тормышында җәмгыять белән ничек ярашырга, туган җирләрен һәм ватанына мәхәббәтне ничек үстерергә кирәклеген өйрәтәчәкләр.
  • Икенче класс курсында Россиянең традицион рухи һәм әхлакый кыйммәтләре турында сөйләнәчәк.
  • Өченче класс өчен уку китаплары гаиләдә формалашкан яхшы сыйфатлар һәм әхлак хисләре турында булачак.
  • Ә дүртенче класста балаларның үсмер тормышына әзерләнүе һәм аларга үз гаиләләрен бәяли белү турында сөйләшү көтелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев