ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА СӘЛАМӘТЛЕК КАРТАСЫН КЕРТҮ ТӘКЪДИМ ИТЕЛДЕ
Россия Дәүләт Думасы депутатлары яшьләр өчен спорт белән шөгыльләнүгә акча бирә торган «Сәламәт буын» картасын кертү тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Депутатлар 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия гражданнарына ел саен 10 мең сумлык махсус карта бирергә тәкъдим итә. Әлеге акчаларны фитнес-үзәкләр, бассейннар, спорт секцияләре абонементлары өчен, шулай ук профилактик медицина тикшерүләре һәм анализлар өчен тотып булачак.
Инициатива авторлары – партия җитәкчесе Сергей Миронов һәм Дәүләт Думасының гражданлык җәмгыяте үсеше комитеты рәисе Яна Лантратова. Алар Спорт министры Михаил Дегтярёв исеменә рәсми мөрәҗәгать юллаганнар.
Сергей Миронов сүзләренчә, картаны алу өчен диспансеризация яки профилактик медицина тикшерүе узу кирәк булачак. Әгәр кеше медицина тикшерүен узмаса, картадагы акча кимрәк булырга яки бөтенләй активлашмаска мөмкин.
Депутатлар башта проектны 5-10 төбәктә сынап карарга тәкъдим итә. Бер елдан соң нәтиҗәләрне анализлап, программаны бөтен ил буенча кертү мөмкин булачак.
Авторлар фикеренчә, 18-35 яшь – кешенең мөстәкыйль тормыш башлаган, уку, эш, дөрес тукланмау кебек факторлар сәламәтлеккә тәэсир итә башлаган чоры. «Сәламәт буын» проекты яшьләргә сәламәт яшәү рәвешен башларга этәргеч бирергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 августа 2026 - 13:52
ТАБИБ 14 ЯШЬКӘ КАДӘР КЫЗЛАРГА НИ ӨЧЕН МАКИЯЖ КУЛЛАНЫРГА ЯРАМАВЫН АҢЛАТТЫ
-
20 августа 2026 - 11:21
БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ИҢ АВЫР ФӘН – МАТЕМАТИКА
-
19 августа 2026 - 15:18
КАЗАНДА «НОВАЯ ВОЛНА 2026»: ҖИДЕ КӨНЛЕК ПРОГРАММА
-
18 августа 2026 - 13:17
МӘКТӘПЛӘРДӘ КӨНЕНӘ ҖИДЕ ДӘРЕСТӘН АРТЫК ҮТКӘРЕРГӘ ЯРАМЫЙ
Нет комментариев