«БИЮ»: КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ДИДЖЕЙ-СЕТЛАР ЯЗДЫРАЧАК
13 мартта 18:00 сәгатьтә Казанда Татарстан урамы, 7 йорт адресындагы ишегалдында «БиЮ» дискотекасы узачак. Чара программасына яшүсмерләрдән диджей-сетлар яздыру һәм төрле яшьтәге кунаклар өчен активлыклар керә.
Чара «ПОВ» яшүсмерләр медиасы тарафыннан оештырыла. Ул балалар һәм яшьләр хәрәкәте «Алдынгылар хәрәкәте», Scratch DJ School диджеинг мәктәбе һәм «Иске шәһәр» префектурасы ярдәмендә үткәрелә. «БиЮ» кичәсе «Күрше» фестивале кысаларында уза.
Диджей вазивасында Scratch DJ School мәктәбендә белем алган яшүсмерләр чыгачак: Meraki, Profsoyuz һәм kamillachoko. Алар кунакларга заманча татар музыкасын һәм җирле башкаручылар трекларын тәкъдим итәчәк. Теләүчеләр диджей-сетларны яздыру процессында да катнаша алачак.
Чара мәйданчыгында кунаклар өчен бушлай кайнар эчемлекләр станциясе эшләячәк. Моннан тыш, ишегалды халкы һәм кунаклар өчен төрле интерактивлар да каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
Нет комментариев