ХАЙВАННАРНЫ ВЕТЕРИНАР ДОКУМЕНТЛАРСЫЗ КЕРТҮ, САТЫП АЛУ – КУРКЫНЫЧ
Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе хайваннарны ветеринария озату документларыннан башка сатып алу куркынычы турында кисәтә.
Ведомство хәбәр иткәнчә, хуҗалыклар һәм гражданнар барлык хайваннарны идентификацияләп ветеринария хезмәтендә исәпкә куярга, яңа алынган хайваннар, туган бозаулар, сугым, сату, кинәт үлү яки берьюлы берничә хайван авыру очраклары турында ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә тиеш.
Билгесез чыгышлы, ветеринар документлары булмаган хайваннарны кертү тыела. Шулай ук хуҗалыкка кайткан яңа хайваннар 30 көн дәвамында карантинда тотылырга тиеш. Ветеринария белгечләре таләбе буенча хайваннарны тикшерү һәм вакцинация өчен күрсәтү мәҗбүри.
Ветеринар-санитария кагыйдәләрен бозган өчен Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 10.8 маддәсе нигезендә штрафлар каралган. Хайваннарны ветеринар документларсыз йөрткән өчен гражданнарга 3-5 мең сум, вазифаи затларга 30-40 мең сум, юридик затларга 300-500 мең сум күләмендә штраф салына.
Белгечләр искәртә: аеруча куркыныч авырулар таралуга китергән очракта административ кына түгел, ә җинаять җаваплылыгы да каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 августа 2026 - 13:52
ТАБИБ 14 ЯШЬКӘ КАДӘР КЫЗЛАРГА НИ ӨЧЕН МАКИЯЖ КУЛЛАНЫРГА ЯРАМАВЫН АҢЛАТТЫ
-
20 августа 2026 - 11:21
БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ИҢ АВЫР ФӘН – МАТЕМАТИКА
-
19 августа 2026 - 15:18
КАЗАНДА «НОВАЯ ВОЛНА 2026»: ҖИДЕ КӨНЛЕК ПРОГРАММА
-
18 августа 2026 - 13:17
МӘКТӘПЛӘРДӘ КӨНЕНӘ ҖИДЕ ДӘРЕСТӘН АРТЫК ҮТКӘРЕРГӘ ЯРАМЫЙ
Нет комментариев