РОССИЯ ВУЗЛАРЫНДА ИХТЫЯҖ БУЛГАН ҺӨНӘРЛӘР БУЕНЧА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ АРТТЫРЫЛАЧАК
Россиядәге югары уку йортларында һәм колледжларда икътисад өчен аеруча кирәкле белгечлекләр буенча бюджет урыннары санын арттыру планлаштырыла. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, президент кушуы буенча инде якынча 300 белем бирү программасын үз эченә алган һөнәрләр исемлеге расланган. Нәкъ менә әлеге юнәлешләр буенча дәүләт, беренче чиратта, студентларны бушлай укыту өчен урыннар санын арттырырга җыена.
Исемлеккә ил үсеше өчен мөһим саналган төп белгечлекләр кергән. Алар арасында:
- информатика һәм электроника;
- биотехник системалар һәм технологияләр;
- атом энергетикасы;
- авиация һәм ракета төзелеше;
- робототехника;
- медицина һәм фармацевтика.
Моннан тыш, математик, табигый-фәнни һәм гуманитар юнәлешләргә дә өстенлек биреләчәк.
Хөкүмәт фикеренчә, әлеге өлкәләрдә бюджет урыннарын арттыру ил икътисады һәм технологик үсеш өчен кирәкле белгечләрне күбрәк әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
Нет комментариев