Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА 1,5 МЕҢ УРЫНЛЫК ЯҢА МӘКТӘП ТӨЗЕЛӘЧӘК

Казанның Идел буе районында 1,5 мең укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеше башланды. Объектны 2026 елда тапшыру планлаштырыла. Бу хакта «Суварстроит» компаниясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәктәп «Станция Спортивная» торак комплексында урнашачак. Моннан тыш, бу территориядә 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы да булачак, ул инде файдалануга тапшырылган.

Үткән елда Казанда Совет районында 1,2 мең урынлык яңа мәктәп ачылды. Гомумән алганда, соңгы 11 елда Татарстан башкаласында 29 мәктәп төзелгән, бу Мәскәү һәм Санкт-Петербургны исәпләмәгәндә, миллионлы шәһәрләр арасында иң югары күрсәткеч булып тора.

2026 елда Татарстанда 55 мәктәп капиталь ремонтланачак. РТ төзелеш министры мәгълүматларына караганда, 36 объект төзекләндереләчәк. Бу максатлар өчен 3,2 миллиард сумнан артык акча каралган.

Шулай ук, республика программасы буенча быел 19 мәктәптә капиталь ремонт эшләре башкарылачак. Бу эшләр өчен 1,86 миллиард сум бүлеп бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев