ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА МӘКТӘПЛӘРДӘ «ДУСЛЫК ИНДЕКСЫ» БУЛДЫРЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Депутатлар төркеме вице-спикер Владислав Даванков белән берлектә мәктәпләрдә «Дуслык индексы» булдырырга тәкъдим итте. Бу күрсәткеч, инициатива авторлары уйлавынча, психологик куркынычсызлык дәрәҗәсен һәм белем бирү мохитенең уңайлылыгын чагылдырырга тиеш булачак.
«Гомуми белем бирү оешмаларында укучылар арасында мыскыллау һәм конфликтларның таралуы турында ел саен аноним сораштырулар үткәрү мөмкинлеген карау максатка ярашлы. Алынган мәгълүматлар нигезендә чагыштырма күрсәткеч – мәктәпнең психологик куркынычсызлык дәрәҗәсен һәм белем бирү мохитенең уңайлылыгын чагылдыра торган «Дуслык индексы» формалаштырырга мөмкин», – диелә Мәгариф министры Сергей Кравцов исеменә мөрәҗәгать текстында.
Мәктәптә психологик вазгыять турында мәгълүматларны «Госуслуги» сайтында җыярга мөмкин, дип төгәлләштерелә.
«Дуслык индексын» формалаштыру балалар арасындагы буллингны иртә диагностикалау һәм профилактикалау коралы булыр һәм мәктәпләрдә атомсфераны яхшырту буенча актив чаралар күрергә ярдәм итәр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
Нет комментариев