Белми калма
ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ 9-11 НЧЕ СЫЙНЫФЛАРДА ГЫНА УКЫТЫЛАЧАК
2026 елның 1 сентябреннән 8 нче сыйныфларда җәмгыять белеме укытуны туктатачаклар. Предмет 9-11 сыйныф укучылары программаларында гына сакланачак. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, җәмгыять белеме буенча яңартылган программаларга күчү ике ел дәвамында этаплап барачак.
Министр шулай ук 9-11 сыйныфлар өчен җәмгыять белеме буенча бердәм дәреслекләр әзерләү тәмамлануы турында хәбәр итте. Яңа китаплар яңартылган белем бирү программасы кысаларында файдалану өчен каралган.
Элегрәк Мәгариф министрлыгында билгеләп үткәнчә, үзгәрешләр уку йөкләнешен көйләүгә һәм мәктәп предметларының эчтәлеген яңартуга юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 октября 2026 - 10:29
ТАТАРСТАНДА КӨЗГЕ КАНИКУЛ ВАКЫТЫНДА БАЛАЛАР ИМИНЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНГАН РЕЙДЛАР БАШЛАНДЫ
-
30 октября 2026 - 10:23
ЖИРАФЛАР КАЙТКАЧ, КАЗАН ЗООБОТАНИКА БАКЧАСЫНА КИЛҮЧЕЛӘР САНЫ 67%КА АРТКАН
-
29 октября 2026 - 11:41
2027 ЕЛДА КАЙСЫ БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРГӘ БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ КҮБРӘК БУЛАЧАК?
-
28 октября 2026 - 13:31
ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН ФОРМАТЫН СЫНАП КАРАЯЧАКЛАР
Нет комментариев