РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАРТ АЕНДА КЫҢГЫРАУ ЧЫЛТЫРАВЫ КЛАССИК МУЗЫКА БУЛЫП ЯҢГЫРАЯЧАК
Россия мәктәпләрендә март аенда «Кыңгыраулар урынына мелодияләр» бөтенроссия проектының яңа этабы башлана. Бу айда мәктәпләрдә таныш мәктәп чыңлавы урынына рус классикларының әсәрләренең өзекләре яңгыраячак. Бу үзгәрешне Россия Мәгариф министрлыгы хәбәр итте.
Бу ай дәвамында укучылар Михаил Глинканың «Руслан һәм Людмила» операсыннан увертюра, Петр Чайковскийның «Лебединое озеро» балетыннан «Маленькие лебеди» һәм Александр Бородинның «Князь Игорь» операсыннан «Улетай на крыльях ветра» хоры кебек әсәрләрне ишетәчәкләр. Шулай ук программада – «Евгений Онегин» операсыннан «Уж как по мосту-мосточку» өзеге.
Классик әсәрләр белән беррәттән, мәктәпләрдә 2025 елның «Кыңгыраулар урынына мелодияләр» бөтенроссия инструменталь һәм рәсем сәнгате конкурсы җиңүчеләре иҗат иткән мелодияләр дә яңгыраячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 сентября 2026 - 11:25
МӘКТӘПЛӘРДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕККӘ СӘГАТЬЛӘР САНЫ АРТТЫРЫЛГАН
-
14 сентября 2026 - 11:15
КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ ӨЧЕН ВПРДА ТАРИХ МӘҖБҮРИ ФӘН БУЛАЧАК
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
Нет комментариев