РОССИЯКҮЛӘМ ФИНАНС ГРАМОТАЛЫЛЫК БУЕНЧА ОНЛАЙН-ОЛИМПИАДА БАШЛАНДЫ
Россиякүләм финанс грамоталылык буенча онлайн-олимпиада 3 мартта башланды һәм 2 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Быел монда мәктәп укучылары гына түгел, 5 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар да катнаша ала.
Катнашучылар нейрочелтәрләр ярдәмендә бизнес-план төзиячәк, ясалма интеллектның галлюцинацияләрен файдалы киңәшләрдән аерачак, рыцарьны, атны һәм замокны саклаячак, мошенникларны танырга өйрәнәчәкләр. Нәтиҗәгә карап катнашучылар сертификат, грамота яки диплом ала, ә укытучыларына рәхмәт хатлары тапшырылачак.
Олимпиаданы Россия Банкы, АНО «Националь приоритетлар», Россия Финанс министрлыгы, Россия Икътисад үсеше министрлыгы һәм Учи.ру белем бирү платформасы оештыра. Ул «Эффектив һәм конкурентлы икътисад» милли проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.
2025 елда олимпиадада бөтен илдән 2,4 млн мәктәп укучысы катнашкан, шул исәптән Татарстаннан 62 меңнән артык кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
Нет комментариев