Логотип Идель
Белми калма

21-22 ФЕВРАЛЬДӘ ТАТАРСТАНДА МАЙ ЧАБУ БӘЙРӘМЕ КАЙДА ҮТӘЧӘК?

Татарстанда кышны озатып, язны каршы алу бәйрәме – Май чабу (Масленица) киң колач белән билгеләп үтеләчәк. Быел бәйрәм чаралары 21 февральдә Казанда һәм 22 февральдә Зөядә узачак.

21 февраль көнне Казандагы «Черек күл» паркында «Май чабу» бәйрәме оештырыла. Чара 11:00 сәгатьтә башлана. Кунакларны театральләштерелгән тамашалар, музыкаль һәм уен программалары, халык уеннары һәм призлар уйнату көтә. Сәхнәдә фольклор җырлары яңгыраячак, милли биюләр башкарылачак.

Парк территориясендә ярминкә эшләячәк: анда декоратив сәнгать эшләнмәләрен һәм халык иҗаты әйберләрен сатып алырга мөмкин булачак. Шулай ук төрле остаханәләр дә оештырыла: теләүчеләр ходулда йөрергә өйрәнә алачак, халык биюләре серләренә төшенәчәк, курчаклар һәм истәлекле сувенирлар ясаячак.

22 февральдә бәйрәм эстафетасын Зөя кабул итәчәк. Май чабу уеннары 12:00дән 16:00гә кадәр музей-тыюлыкның берничә мәйданчыгында узачак. Программада – «масленица частушкалары» бәйгесе, костюмнар парады һәм кулдан ясалган битлекләр конкурсы, көч сынашу уеннары, фольклор коллективлары чыгышлары. Шулай ук Мәскәү һәм Түбән Новгородтан килгән артистлар катнашында күңелле тамашалар тәкъдим ителәчәк.

Бәйрәмнең иң күркәм мизгелләренең берсе – урамнар буйлап карачкы белән узу булачак. Көн ахырында утлы шоу һәм традицион рәвештә кыш символын яндыру йоласы белән бәйрәм тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев