ТАТАРСТАНДА УКЫТУЧЫЛАР ҖИТМӘВЕН ПЕДКЛАССЛАР АЧУ БЕЛӘН ХӘЛ ИТӘЧӘКЛӘР
Татарстанда педагог кадрлар дефицитын киметү өчен төп басым педагогик сыйныфлар (педкласслар) булдыруга ясала. Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Ильсур Хадиуллин Фән көне һәм фәнни-технологик үсешкә багышланган брифингта хәбәр итте, дип яза Бизнес-онлайн.
Министр сүзләренчә, бүген республикада 320 педкласс эшли, алар 221 мәктәп базасында ачылган. Әлеге сыйныфларда 5 меңнән артык укучы белем ала. «Педагогик сыйныфлар ачу проблеманы хәл итәргә ярдәм итәр дип уйлыйбыз», – ди Хадиуллин.
Әлеге система инде нәтиҗәләр күрсәтә: узган уку елында педклассларны тәмамлаучыларның 35 проценты педагогик юнәлешләрдә укуын дәвам иткән.
Төбәкнең төп бурычы – педкласслар санын арттыру һәм булачак укытучыларны мәктәп эскәмиясеннән үк әзерләү. «Алар югары уку йортларын тәмамлагач, безнең мәктәпләргә кайтсыннар һәм, иң мөһиме, эш урыннарында ныгысыннар», – дип ассызыклады министр.
Яшь белгечләрне һөнәрдә калдыру өчен Татарстанда грантлар системасы гамәлдә. Аерым алганда, 500 укытучы «Яңа укытучы» гранты кысаларында ай саен 10 мең сум ала. Шулай ук 3 145 яшь белгеч, 300 тәрбияче һәм педагог, һөнәри белем бирү системасында эшләүче 100 яшь белгеч һәм өстәмә һөнәри белем бирү өлкәсендәге 80 белгеч тә айлык 10 мең сум күләмендә өстәмә түләүләр белән тәэмин ителә.
Татарстанда 2,3 мең педагог җитми. Иң зур ихтыяҗ башлангыч сыйныф укытучыларына, математика, рус теле, физика, химия һәм чит телләр укытучыларына туры килә.
Шул ук вакытта республика югары уку йортларында педагогик юнәлешләр буенча 17 меңнән артык студент белем ала, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
4 февраля 2026 - 11:44
ТАТАРСТАНДА УКЫТУЧЫЛАР ҖИТМӘВЕН ПЕДКЛАССЛАР АЧУ БЕЛӘН ХӘЛ ИТӘЧӘКЛӘР
-
3 февраля 2026 - 10:41
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ ЯЗГЫ КАНИКУЛ ДАТАЛАРЫН БИЛГЕЛӘДЕ
-
2 февраля 2026 - 14:35
КАЗАН ҮЗӘГЕНДӘ «КРУТОЙ СПУСК. КРЕМЛЬ» ФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК
-
30 января 2026 - 12:48
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА 2026 ЕЛДАН БАКАЛАВРИАТ ҺӘМ МАГИСТРАТУРА ГАМӘЛ ЧЫГУЫ ТУРЫНДА БЕЛДЕРДЕЛӘР
Нет комментариев