КАМАЛ ТЕАТРЫНДА БИЛЕТЛАРНЫҢ ӨЧТӘН БЕР ӨЛЕШЕН МӘСКӘҮ ҺӘМ ПЕТЕРБУРГ ТАМАШАЧЫЛАРЫ АЛА
Камал театрының яңа бинасында куелучы спектакльләргә сатылган билетларның якынча 30 проценты Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән тамашачылар өлешенә туры килә. Бу хакта Татарстан мәдәният министры Ирада Аюпова 2025 ел нәтиҗәләренә һәм 2026 елга планнарга багышланган киңәйтелгән коллегия утырышында белдергән, дип яза «Татар-информ».
Министр сүзләренчә, әлеге күрсәткеч башка факторлар белән беррәттән Казанның ил күләмендә әһәмиятле мәдәни үзәккә әверелүен раслый. Яңа Камал театры республика халкы гына түгел, ә Россиянең эре шәһәрләреннән килгән сәнгать сөючеләр өчен дә кызыксыну уята.
Ирада Аюпова ассызыклаганча, тамашачылар географиясенең киңәюе – театрның абруе үсүен һәм Казанның мәдәни потенциалы артуын күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 августа 2026 - 12:14
БЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ЧӘРШӘМБЕ ЯКИ ПӘНҖЕШӘМБЕ ҖИҢЕЛ КӨН БУЛЫРГА МӨМКИН
-
17 августа 2026 - 12:12
ОЛИМПИАДАЧЫЛАР ВУЗЛАРДАГЫ БЮДЖЕТ УРЫННАРЫН «АЛЫП БЕТЕРГӘН»
-
13 августа 2026 - 13:11
ТАТАРСТАНДА БДИНЫ КАБАТ ТАПШЫРГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ 70 ПРОЦЕНТЫ НӘТИҖӘЛӘРЕН ЯХШЫРТКАН
-
13 августа 2026 - 12:51
ТАТАРСТАННЫҢ 13 МӘКТӘБЕНДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН БИЛГЕ КУЯ БАШЛАЯЧАКЛАР
Нет комментариев