КАЗАН ХАЛКЫ КОМПЬЮТЕР УЕННАРЫНА 1,5 МЛРД СУМ САРЫФ ИТКӘН
2025 елда Казаншәһәрендә яшәүчеләр компьютер һәм видеоуеннарга барлыгы 1,5 миллиард сум акча тоткан. Бу хакта «Реальное время» хәбәр итә. Тикшеренүне Видеоуен индустриясен үстерү оешмасы (РВИ) заказ иткән. Тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, бер геймерның еллык уртача чыгымнары 4 935 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта уен эчендәге сатып алуларны геймерларның якынча 38 проценты башкара.
Казан геймерларының 40 проценты видеоуеннарда көн саен диярлек уйнавын белдергән. Тагын 26 процент респондент атнасына 3–6 сәгатен уеннарга багышлый, ә 31 процент исә видеоуеннарда атнасына 7 сәгатьтән артык вакыт үткәрә.
Персональ компьютерда уйнаучы казанлылар арасында симулятор жанры аеруча популяр: аны сораштырылганнарның 25 проценты сайлаган. Шулай ук иң популяр өчлеккә шутерлар (24%) һәм башваткычлар (23%) кергән. Мобиль уеннар сегментында исә казанлылар күбрәк башваткычларны (52%), шутерларны (23%) һәм стратегияләрне (22%) өстен күрә.
Гомумән алганда, тикшеренү кысаларында Россиянең иң эре шәһәрләреннән 4600ләп респондент сораштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 июля 2026 - 08:03
БДИДА 300 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫСЫ КФУНЫ САЙЛАГАН
-
16 июля 2026 - 12:56
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
-
15 июля 2026 - 13:02
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
Нет комментариев