Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА СТУДЕНТЛАР КӨНЕНӘ «ТРУДОВЫЕ РЕЗЕРВЫ»ДА «ТУСА» БУЛА

25 гыйнварда Казанда Студентлар көне «Трудовые резервы» стадионында урнашкан бозда билгеләп үтелә. Биредә интерактив мәйданчыклар эшләячәк.

Каток территориясендә студентлар өчен спорт һәм уен форматындагы биремнәр әзерләнәчәк. Кичәнең хедлайнеры булып диджей Бабл Гам чыгыш ясаячак. Программада шулай ук караоке һәм бию флешмоблары да каралган.

Чараның партнерлары – ПАО «Сбербанк» һәм «Самокат» сервисы – ял һәм активлык зоналары оештырачак. Катнашучыларга татлы бүләкләр дә тапшырылачак.

Студентлар өчен 19:00–21:00 сәгатьләрдә махсус кичке шуу оештырыла. Әлеге вакыт аралыгында шугалакка керү һәм тимераяклар прокаты бушлай булачак.

Бушлай прокаттан файдалану өчен студент билеты, паспорт һәм ПАО «Сбербанк»тан махсус беләзек күрсәтү таләп ителә. Беләзекне стадион фойесында банк стойкасында алырга мөмкин. Тимераяклар саны чикле.

Студентлар көне уңаеннан чаралар моның белән генә тәмамланмый. 26 гыйнварда УНИКС концертлар залында Казан федераль университеты студентлары өчен махсус программа узачак. Ә 27 гыйнварда Пирамидада «Ел студенты» республика премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы була. Быел бәйге финалына 71 студент чыккан.

Хәзерге вакытта Казанда югары һәм урта һөнәри уку йортларында 164 меңнән артык студент белем ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев