ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА «ОТЛИЧНИК»ЛАРНЫҢ ӘТИ-ӘНИЛӘРЕНӘ ӨСТӘМӘ ЯЛЛАР БИРЕРГӘ ӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Дәүләт Думасында яхшы укучы балалар тәрбияләгән ата-аналарны өстәмә социаль гарантияләр белән бүләкләү тәкъдиме яңгырады. ЛДПР фракциясеннән Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Свищев инициатива белән чыгыш ясады: алтын медаль алган яки Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулаган мәктәп укучыларының ата-аналарына биш көнлек өстәмә түләүле ял бирергә тәкъдим ителә.
Парламентарий сүзләренчә, бүген дәүләт укучыларны медальләр белән бүләкли, укытучыларны мотивацияли, әмма балаларның уңышында зур өлеш керткән ата-аналар еш кына игътибарсыз кала. «Күп еллар ялсыз тормыш, төннәр буе дәреслекләр өстендә утыру, баласына даими ярдәм һәм ышаныч – алтын медальнең чын бәясе шунда. Безнең инициатива – ата-аналарга дәүләттән «рәхмәт» һәм «сезнең белән горурланабыз» дигән сүз», – дип ассызыклады Свищев.
Закон проекты буенча, баласы мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган яисә Бөтенроссия олимпиадасында җиңүче булган очракта, ата-аналарның берсенә биш календарь көнлек өстәмә түләүле отпуск бирү планлаштырыла.
Депутат фикеренчә, бу чара гаилә институтын ныгытуга, традицион кыйммәтләрне үстерүгә һәм ата-аналарның җаваплылыгын арттыруга ярдәм итәчәк, шулай ук белем бирүнең җәмгыятьтәге абруен күтәрүгә дә этәргеч булачак.
Якын арада закон проекты юридик экспертизага җибәреләчәк, аннан соң ул парламентта һәм профильле министрлык вәкилләре катнашында фикер алышу өчен тәкъдим ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
-
17 сентября 2026 - 15:22
ИЛСУР ҺАДИУЛЛИН «ШАЯН ТВ» СТУДИЯСЕНДӘ КУНАКТА БУЛДЫ
Нет комментариев