ТАТАРСТАН КВН КОМАНДАЛАРЫ СОЧИДА ЮГАРЫ НӘТИҖӘЛӘР КҮРСӘТТЕ
28 гыйнварда Сочи шәһәрендә КВН командаларының Халыкара «КиВиН – 2026» фестивале тәмамланды. Быел фестиваль 15 гыйнвардан башлап ике атна дәвамында узды һәм илнең барлык төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән 600дән артык команданы берләштерде. Әлеге дәрәҗәле чарада Татарстан Республикасыннан 14 команда катнашты, шуларның 10сы фестивальдән югары нәтиҗәләр белән әйләнеп кайтты.
Фестиваль барышында командаларга үзләренең сәхнә культураларын, юмор осталыгын һәм актерлык мөмкинлекләрен тулысынча күрсәтергә туры килде. Көндәшлек бик көчле иде, чөнки «КиВиН» – КВН дөньясында иң җаваплы бәйгеләрнең берсе.
Икенче турга Татарстаннан түбәндәге командалар үтте:
– «4 татарина» (Татарстан Республикасы);
– «Инда» (Яр Чаллы);
– «Каракуз» (Әлмәт);
– «Стелла Магнетик» (Яр Чаллы).
Шулай ук берничә команда фестивальдә югары рейтинг алды:
– «Паласком» (Актаныш);
– «Хасан Туфан» (Казан, Әлмәт);
– «ОНА» (Казан, Мәскәү);
– «СБС» (Казан);
– «Карла Маркса» (Казан);
– «Нелогичные» (Яр Чаллы, ПАО «КАМАЗ»).
Фестиваль нәтиҗәләре буенча Татарстанның берничә командасы КВНның 2026 елгы телевизион лигаларына үтте. Яр Чаллының «Инда» командасы һәм Әлмәттән «Каракуз» КВНның Югары лигасына юллама алды. Әлеге командалар 2025 елда яулаган позицияләрен саклап калды.
Ә Яр Чаллыдан «Стелла Магнетик» командасы Премьер-лига составына керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
29 января 2026 - 12:54
ТАТАРСТАН КВН КОМАНДАЛАРЫ СОЧИДА ЮГАРЫ НӘТИҖӘЛӘР КҮРСӘТТЕ
-
29 января 2026 - 12:35
КАЗАНДА КЫШКЫ «БИЮ» ИШЕГАЛДЫ ДИСКОТЕКАСЫ УЗАЧАК
-
28 января 2026 - 13:03
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА БИЛЕТЛАРНЫҢ ӨЧТӘН БЕР ӨЛЕШЕН МӘСКӘҮ ҺӘМ ПЕТЕРБУРГ ТАМАШАЧЫЛАРЫ АЛА
-
27 января 2026 - 14:19
ТАТАРСТАНДА 200 МӘКТӘП УКУЧЫСЫ ФӘНДӘГЕ УҢЫШЛАРЫ ӨЧЕН 69 МЕҢ СУМЛЫК ГРАНТ АЛАЧАК
Нет комментариев