ТАТАРСТАН ХАЛКЫНА ГАЗ ҖИҺАЗЛАРЫННАН ФАЙДАЛАНУНЫҢ ТӨП КАГЫЙДӘЛӘРЕН ИСКӘ ТӨШЕРДЕЛӘР
Татарстанның газ хезмәтләре халыкка газ приборларыннан файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген искәртә. «Газпром трансгаз Казан» белгечләре сүзләрен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
«Газпром трансгаз Казан» белгечләре ассызыклаганча, биналарны даими җилләтү, төзек вентиляция, җиһазларга вакытында хезмәт күрсәтү һәм теләсә нинди рөхсәтсез эшләрдән баш тарту – фаҗига булдырмау өчен төп шартлар.
Газ хезмәткәрләре бүлмәләрне җылыту өчен газ плитәләрен файдаланырга, эшли торган приборларны караусыз калдырырга, алар янына балаларны китерергә яки куркынычсызлык автоматикасын сүндерергә ярамый, дип кисәтә.
Газ исе чыкканда кичекмәстән башкарылырга тиешле эшләр:
- газ приборларыннан файдалануны кичекмәстән туктатыгыз;
- газны сүндерегез;
- бүлмәне җилләтү өчен тәрәзәләрне һәм форточкаларны ачыгыз;
- электр приборларыннан файдаланмагыз;
- бинадан чыгып китегез;
- 104 телефоны яки ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номеры – 112 телефона шалтыратып, авария хезмәтен чакырыгыз һәм газ хезмәте диспетчеры инструкциясен үтәгез
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 января 2026 - 12:23
ТАТАРСТАН ХАЛКЫНА ГАЗ ҖИҺАЗЛАРЫННАН ФАЙДАЛАНУНЫҢ ТӨП КАГЫЙДӘЛӘРЕН ИСКӘ ТӨШЕРДЕЛӘР
-
12 января 2026 - 14:18
КАЗАНДА ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ БУЕНЧА РОССИЯ КУБОГЫНЫҢ VI ЭТАБЫ УЗАЧАК
-
7 января 2026 - 19:07
«ТУКАЙ ЙОЛДЫЗЛЫГЫ» БӘЙГЕСЕНӘ ӘСӘРЛӘР КАБУЛ ИТӘЛӘР
-
5 января 2026 - 11:14
КАЗ ТӘНЕ НИ ӨЧЕН ЧЫГА?
Нет комментариев