ТАТАРСТАНДА 200 МӘКТӘП УКУЧЫСЫ ФӘНДӘГЕ УҢЫШЛАРЫ ӨЧЕН 69 МЕҢ СУМЛЫК ГРАНТ АЛАЧАК
Татарстанда физика, химия һәм биология фәннәрен өйрәнүче 200 мәктәп укучысына 69 мең сум күләмендә грант биреләчәк. Тиешле карарга Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
Әлеге түләүләр табигать фәннәренә кызыксыну күрсәткән укучыларга ярдәм итү һәм аларны мотивацияләүгә юнәлдерелгән «Физика-химия алга китеше» проекты кысаларында каралган.
Барлыгы өч категория билгеләнгән:
5-6 нчы сыйныфларда укучы 50 бала,
7 нче сыйныфтан – 30 укучы,
8-11 нче сыйныфлардан – 120 укучы.
Сайлап алу бәйгесендә катнашу өчен укучылар гариза тапшырырга һәм берничә таләпкә туры килергә тиеш. Алар арасында яхшы өлгереш, өстәмә белем бирү программалары буенча түгәрәкләрдә катнашу, шулай ук фәнгә кызыксынуны раслаучы кимендә бер әһәмиятле казаныш булу шарт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 августа 2026 - 13:52
ТАБИБ 14 ЯШЬКӘ КАДӘР КЫЗЛАРГА НИ ӨЧЕН МАКИЯЖ КУЛЛАНЫРГА ЯРАМАВЫН АҢЛАТТЫ
-
20 августа 2026 - 11:21
БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ИҢ АВЫР ФӘН – МАТЕМАТИКА
-
19 августа 2026 - 15:18
КАЗАНДА «НОВАЯ ВОЛНА 2026»: ҖИДЕ КӨНЛЕК ПРОГРАММА
-
18 августа 2026 - 13:17
МӘКТӘПЛӘРДӘ КӨНЕНӘ ҖИДЕ ДӘРЕСТӘН АРТЫК ҮТКӘРЕРГӘ ЯРАМЫЙ
Нет комментариев