ЧЕРЕК КҮЛДӘ ИЛЬЯ АВЕРБУХТАН ШОУ
Бу җомга, 16 гыйнварда, Казанның Черек күл паркы шугалагында Winter Fest фестивале узачак. Чарада танылган фигуралы шуучы Илья Авербух бозлы шоу күрсәтәчәк.
Фестиваль кунакларын бай һәм күңелле программа көтә. Көндезге 12:00 сәгатьтә Альфа-зона эшли башлаячак: биредә кайнар эчемлекләр белән сыйланырга, актив уеннарда катнашырга һәм партнерлардан истәлекле бүләкләр отарга мөмкин булачак.
15:00 сәгатьтә бозда фигуралы шуу буенча ачык мастер-класс узачак. Аны Олимпия уеннары көмеш призёры, дөнья, Европа һәм Россия чемпионы Илья Авербух үзе үткәрәчәк. Катнашучылар бергәләп төп шуу элементларын өйрәнә һәм танылган спортчы белән бозда шуа алачак.
Көннең кульминациясе – 19:00 сәгатьтә башланачак боз шоу. Тамашада Россия фигуралы шуучыларының танылган йолдызлары катнашачак: Алексей Ягудин, Татьяна Тотьмянина һәм Максим Маринин, Албена Денкова һәм Максим Ставиский, Артем Ковалев, Ксения Синицына, Матвей Ветлугин, Мария Голубева һәм Алексей Усков, Андрей Ежлов белән Софья Шевченко, шулай ук Казан фигуралы шуучылары да бозга чыгачак.
Шәһәр халкы һәм кунаклар өчен чара түләүсез. Бу хакта парклар һәм скверлар дирекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 января 2026 - 09:04
ЧЕРЕК КҮЛДӘ ИЛЬЯ АВЕРБУХТАН ШОУ
-
13 января 2026 - 15:23
РОССИЯ ҮЗӘК БАНКЫ ИКЪТИСАД ТУРЫНДА АУДИОПОДКАСТЛАР СЕРИЯСЕН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
-
13 января 2026 - 12:23
ТАТАРСТАН ХАЛКЫНА ГАЗ ҖИҺАЗЛАРЫННАН ФАЙДАЛАНУНЫҢ ТӨП КАГЫЙДӘЛӘРЕН ИСКӘ ТӨШЕРДЕЛӘР
-
12 января 2026 - 14:18
КАЗАНДА ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ БУЕНЧА РОССИЯ КУБОГЫНЫҢ VI ЭТАБЫ УЗАЧАК
Нет комментариев