РОССИЯ ҮЗӘК БАНКЫ ИКЪТИСАД ТУРЫНДА АУДИОПОДКАСТЛАР СЕРИЯСЕН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
Икътисад «кызып китә» аламы, акчаны кем чынлыкта «басып чыгара» һәм төп ставка кофе бәясенә ничек тәэсир итә – боларның барысын да «Фильтрларсыз Үзәк банк» («ЦБ без фильтров») дип аталган яңа аудиоподкастлар сериясендә белеп була.
Бу студентлар өчен генә түгел, киң аудиториягә дә исәпләнгән проект. Илнең төрле төбәкләреннән килгән студентлар Россия Банкы кунагы булып, аның белгечләренә иң көтелмәгән һәм үткен сорауларын бирә. Чынлап та, кибетләрдәге бәяләр рәсми статистикадан тизрәк үсәчәкме? Ил тарихында инфляция иң түбән булган «алтын чор» булганмы? Гади мисаллар (бургерлардан алып бәрәңгегә кадәр) аша Россия Банкы белгечләре икътисадның ничек эшләвен аңлата.
Проектның беренче чыгарылышында Акча-кредит сәясәте департаменты директоры Андрей Ганган һәм МДУ студенткасы Виктория Киндрат төп ставканы ни өчен нульгә төшереп булмавын тикшереп карый.
Подкастларны «Яндекс Музыка», «Звук» һәм Mave платформаларында тыңларга мөмкин.
Чыганак: РФның Үзәк банкы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
19 июня 2026 - 16:24
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫН ВЛАДИМИР ДАЛЬ ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАНГАН АКЦИЯДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
18 июня 2026 - 11:42
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН ЭЗТАБАР ОТРЯДЛАРЫНЫҢ ОКРУГ СЛЕТЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
17 июня 2026 - 11:39
ТР СТУДЕНТЛАРЫН «ШӘҺӘР ҮЗГӘРЕШЛӘРЕ МӘКТӘБЕ» ЭКСПЕДИЦИЯСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
16 июня 2026 - 12:59
ГАЛИМНӘР УКУЧЫЛАРНЫҢ МАТЕМАТИКАСЫН ЯХШЫРТУНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ЫСУЛЫН ТАПКАН
Нет комментариев