Логотип Идель
Белми калма

КАЗ ТӘНЕ НИ ӨЧЕН ЧЫГА?

Матур җырлаучы кешене ишеткәч, көчле хисләр барлыкка килгәндә яисә курыкканда тән чымырдап куямы? Бу процесс ни өчен каз тәне дип атала һәм ул ни сәбәпле барлыкка килүен бу язмадан белә аласыз.

Каз тәне  – ул салкыннан, нык дулкынланудан, кинәт куркудан тән өслеген каплап ала торган вак-вак төерчекләр. Кыскача әйткәндә, каз тәне ул – бик ерак бабаларыбыздан ук килгән реакция. Бу процесс куе йонлы хайваннарга (песи, эт) куркыныч янаганда аларны визуаль яктан зуррак булып күрсәтү өчен кирәк.

Этимология

«Каз тәне» атамасы каз тиресе белән чагыштырудан килә: казларның каурыйлары эпидермистагы каты төерләрдән үсә. Алар кешенең йон фолликулларына охшаш.

Тәннең яшерен коды

Каз тәне гипоталамустан нерв буенча һәр төкнең тамырын уратып алган мускулга сигнал тапшыргач барлыкка килә. Мускул кыскара, һәм төкләр тире өстеннән күтәрелә, шулай итеп, тиредә вак «бөреләр» барлыкка килә. Каз тәне – безнең организмның сигнал системасы. Аның аша баш мие безгә көчле кичерешләр турында хәбәр итә. Аларны ике типка бүлеп була:

– Суык – баш мие тәнне җылыту өчен нәрсәдер эшләргә кирәклеген кисәтә, һәм тән чымырдавы – шундый сигналларның берсе.

– Көчле хис-кичерешләр – кеше курку, шатлык, борчылу кебек хисләр кичергәндә, тән тире астындагы кечкенә мускулларны киеренкеләндерә торган гормоннар бүлеп чыгара, һәм төкләр үрә тора.

Әмма каз тәненең еш чыгуын нерв системасының кайбер авыруларының прогрессияләнүе белән бәйлиләр. Аларга төрле невропатияләр, өлешчә парез (нерв системасының яки периферик нервның хәрәкәт юлы зарарлану сәбәпле мускулларның көче кимү), нервның кысылуы керә.

Әгәр дә каз тәне еш һәм нигезсез барлыкка килә икән, терапевтка мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә, шулай ук невролог һәм эндокринолог консультациясе дә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев