РЕСПУБЛИКАДА БӘЙРӘМ ЧАРАЛАРЫНДА 144 МЕҢГӘ ЯКЫН КЕШЕ БУЛГАН
Ведомство мәгълүматлары буенча, республикада бәйрәм чараларында 144 меңгә якын кеше булган. Казанда Яңа елның иң популяр очрашу урыны – «Казан» гаилә үзәге янындагы чыршы шәһәрчеге, анда 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә 67 меңнән артык кеше һәм шәһәр кунаклары күңел ачкан.
Яңа ел төнендә Татарстанда яшәүчеләрнең һәм республика кунакларының куркынычсызлыгын Россия гвардиясенең ике йөзгә якын хезмәткәре һәм хәрби хезмәткәрләре тәэмин итә.
Бәйрәм алдыннан массакүләм ял итү урыны куркыныч предметларны ачыкларга өйрәтелгән хезмәт этләре кулланып, саперлар тарафыннан тикшерелгән. Татарстанның башка торак пунктларында полиция нарядлары шулай ук Росгвардиянең ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре тарафыннан да көчәйтелгән. Яңа ел төнендә җәмәгать урыннарында тәртип бозуга юл куелмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
Нет комментариев