«ТУКАЙ ЙОЛДЫЗЛЫГЫ» БӘЙГЕСЕНӘ ӘСӘРЛӘР КАБУЛ ИТӘЛӘР
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Язучылар берлеге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән каләм ияләре, галимнәр, укытучылар һәм тәрбиячеләр арасында «Тукай йолдызлыгы» дип аталган ябык конкурс игълан итте. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Әлеге конкурсның максаты: татар телен саклау һәм үстерү, татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, татар язучыларын иҗат итәргә кызыксындыру, татар телендә әдәби әсәрләр иҗат итүче яңа авторларны барлау, Габдулла Тукай һәм аның чордашлары исемен мәңгеләштерү, мәктәп укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында шагыйрь иҗатына, шәхесенә игътибарны арттыру.
Конкурста катнашу өчен әсәрләр 2026 елның 21 февраленә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү тантанасы 2026 елның апрелендә уздырылачак.
Конкурска татар телендә язылган, моңа кадәр гаммәви мәгълүмат чараларында, төрле җыентыкларда басылмаган әсәрләр һәм дәрес планнары кабул ителә.
Җиңүчеләрнең әсәрләре «Казан утлары» әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси журналында һәм башка басмаларда дөнья күрәчәк, диелә хәбәрдә.
Теги: Габдулла Тукай Тукай бәйге Тукай йолдызлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев