Логотип Идель
Белми калма

МОШЕННИКЛАР КУЛЫНА ЭЛӘКМӘ

Мошенниклар бер көн дә эшсез тормый: аларның онлайн-дәресләр белән бәйле яңа алдалау ысулы барлыгы ачыкланды. Җинаятьчеләр үзләрен репетиторлар яки укучылар итеп күрсәтәләр, видеосервисларга ялган сылтамалар җибәрәләр һәм шәхси аккаунтларга керү мөмкинлеге алалар.

Федерация Советы каршындагы Цифрлы икътисадны үстерү советы рәисе урынбасары Артем Шейкин хәбәр иткәнчә, мошенниклар видеоэлемтә өчен ялган сайтлар куллана. Алар үзләрен репетитор дип таныштыра, дәресне «уңайлы сервиста» үткәрергә тәкъдим итә һәм сылтама җибәрә. Сылтама таныш сервиска алып бара, әмма чынлыкта ул мошенникларга электрон почтага керү мөмкинлеген бирә. Укучылар логин, парольләрен яза һәм мәгълүматлар җинаятьчеләр кулына эләгә. Шуннан соң алар оператив рәвештә парольләрне алыштыра, үз җайланмаларын тоташтыра һәм социаль челтәрләргә, почтага бәйләнгән башка сервисларга, шул исәптән финанс сервисларына да керә ала.

Мондый очраклар булмасын өчен, беренчедән, аз таныш булган кешеләр җибәргән сылтамалар буенча күчмәгез. Икенчедән, әгәр репетитор уку мәйданчыгын алыштырырга тәкъдим итә икән, укучыга тәкъдим ителгән сервиска мөстәкыйль күчеп, (сылтама аша түгел, браузердан эзләп) анда сылтама булдыру һәм аны репетиторга җибәрү дөресрәк. Цифрлы иминлегегез үзегездән тора!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев