«ИДЕЛ ОЧРАШУЛАРЫ – 36» ХАЛЫКАРА ЯШЬЛӘР МАССАКҮЛӘМ МӘГЪЛҮМАТ ЧАРАЛАРЫ ФЕСТИВАЛЕН АЧЫЛЫШЫ КАЙЧАН БУЛА?
6 гыйнварда 20.00 сәгатьтә (Казан шәһәре, «Восток» балалар лагере) «Идел очрашулары – 36» Халыкара яшьләр массакүләм мәгълүмат чаралары фестивален ачылышы була.
2026 елда Россиянең яшь журналистлары һәм кинематографистлары өчен иң зур фестивальгә 36 ел тула. Казанга 5-9 гыйнвар көннәрендә илнең 27 төбәгеннән, шулай ук Беларусь һәм Казахстаннан 300дән артык яшь журналист, кинематографистлар, мультипликаторлар һәм фотографлар киләчәк.
Фестивальнең берничә көнендә балалар Казан шәһәренә һәм балалар туризмына багышланган видеосюжетлар, текстлар һәм башка контент булдырачак.
Фестивальгә остазлар сыйфатында профессиональ журналистлар, режиссерлар, фотографлар, операторлар, продюсерлар, мультипликаторлар, психологлар һәм артистлар киләчәк. Гомумән алганда, балалар өчен 200 дән артык мастер-класс, иҗади очрашулар, фикер алышулар һәм тренинглар үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
Нет комментариев