КАЗАНДА ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ БУЕНЧА РОССИЯ КУБОГЫНЫҢ VI ЭТАБЫ УЗАЧАК
2026 елның 15-18 гыйнварында Казанда «Мирный» чаңгы-биатлон комплексы базасында чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының VI этабы узачак. Ярышлар илнең иң көчле чаңгычыларын, шул исәптән Олимпия чемпионнарын, дөнья һәм бөтенроссия беренчелекләре призерларын җыячак.
Ярышлар программасында – 10 һәм 15 километрга ирекле стиль белән ярышлар, классик стиль белән спринт һәм скиатлон (10 км). Дисциплиналарда медальләр өчен РФнең 32 субъектыннан һәм Беларусь Республикасыннан 230 дән артык спортчы көрәшәчәк. Алар арасында Олимпия чемпионнары Александр Большунов, Алексей Червоткин, Денис Спицов, Юлия Ступак, Вероника Степанова, Татьяна Сорина, шулай ук Олимпия уеннары призерлары Александр Терентьев һәм Иван Якимушкиннар бар. Шулай ук яшүсмерләр арасында дөнья чемпионатларында җиңүчеләр һәм призёрлар, шул исәптән Татарстанны тәкъдим итүче Лидия Горбунова, Анастасия Фалеева, Иван Горбунов, Сергей Ардашев, Денис Филимонов үз көчләрен күрсәтәчәкләр.
Тамашачыларны мавыктыргыч узышлардан тыш, бай программа көтә – туклану нокталары, конкурслар һәм кыйммәтле призлар уйнату. Ярышларга керү ирекле
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 августа 2026 - 13:52
ТАБИБ 14 ЯШЬКӘ КАДӘР КЫЗЛАРГА НИ ӨЧЕН МАКИЯЖ КУЛЛАНЫРГА ЯРАМАВЫН АҢЛАТТЫ
-
20 августа 2026 - 11:21
БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ИҢ АВЫР ФӘН – МАТЕМАТИКА
-
19 августа 2026 - 15:18
КАЗАНДА «НОВАЯ ВОЛНА 2026»: ҖИДЕ КӨНЛЕК ПРОГРАММА
-
18 августа 2026 - 13:17
МӘКТӘПЛӘРДӘ КӨНЕНӘ ҖИДЕ ДӘРЕСТӘН АРТЫК ҮТКӘРЕРГӘ ЯРАМЫЙ
Нет комментариев