«МИЛЛИ МУЛЬТFEST» V РЕСПУБЛИКА БАЛАЛАР КИНОФЕСТИВАЛЕ НИЧЕК УЗДЫ?
6нчы декабрь көнне «Мир» кинотеатрында «Милли мультFest» V Республика балалар кинофестиваленең бүләкләү тантанасы узды. Ә хәзер әлеге чара турында тулырак.
Балалар кинофестивале 2021 елдан башлап эшләп килә. Быел аның юбилее – 5 яшь. Шушы вакыт аралыгында барлыгы Рәсәйнең төрле районнарыннан һәм төбәкләреннән 2000нән артык гариза кабул ителгән. Быелга исә шуларның 505 туры килә.

«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова фестивальнең географиясе елдан-ел киңәювен һәм Пермь белән Ижаудан да эшләр килүен ассызыклап үтте. Шулай ук укытучыларга, әти-әниләргә һәм, әлбәттә, балаларга олы рәхмәтен белдерде.
Берничә ай дәвамында балалар үзләренең остазлары белән бергәлектә татар телендә мульфтильмнар һәм кыска метражлы фильмнар төшерделәр. Кайберәүләр беренче тапкыр анимация дөньясы белән якыннан танышты.
Жюри әгъзаларына килсәк, алар - Татарстан Республикасының халык артисты, Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, Россия Федерациясенең атказанган артисты Рамил Төхвәтуллин, «Татармультфильм» анимация студиясенең баш режиссеры Сергей Киатров, «ДАЛИНА графикс» Әлмәт студиясе директоры һәм супервайзеры Айнур Дәүләтов, анимацион фильмнар режиссеры, Казахстаннан Dala Animation студиясе җитәкчесе Дилшат Рахматуллин.
Бүләкләү тантанасын Гөлназ Гафурова җитәкчелегендәге Казан балалар филармониясенең балалар ансамбле, иллюзионист Тулабай Галимов һәм «Әкият» курчак театры актрисасы Ләйсән Миңнәхмәтова үз чыгышлары белән бизәделәр.
«Бу, чын мәгънәсендә, рухи бәйрәм, җан һәм күңел бәйрәме. Без озын юлга чыктык. Юлыбыз озын һәм дәвамлы булсын. Проектның төп максаты - дөньяны ямьләндерү», – дип үз фикерен белдерде Россия Федерациясенең атказанган артисты Рамил Төхвәтуллин.
Призлы урыннар яулаганнарга һәр номинациядә дипломнар, истәлекле һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 января 2026 - 10:28
ТАТАРСТАНДА 2026 ЕЛГА САБАНТУЙ ДАТАЛАРЫ БИЛГЕЛЕ
-
23 января 2026 - 12:16
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА «ОТЛИЧНИК»ЛАРНЫҢ ӘТИ-ӘНИЛӘРЕНӘ ӨСТӘМӘ ЯЛЛАР БИРЕРГӘ ӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
22 января 2026 - 14:49
ТАТАРСТАНДА МИЛЛИ ПРОЕКТЛАРНЫ ГАМӘЛГӘ АШЫРУГА 53 МИЛЛИАРД СУМ ЮНӘЛТЕЛӘЧӘК
-
21 января 2026 - 13:53
КАЗАНДА СТУДЕНТЛАР КӨНЕНӘ «ТРУДОВЫЕ РЕЗЕРВЫ»ДА «ТУСА» БУЛА
Нет комментариев