Логотип Идель
Белми калма

ЛӘЙСӘН ГЫЙМАЕВА ҺӘМ БУЛАТ БӘЙРӘМОВТАН «РӘХӘТ КОНЦЕРТ»: ИСЕМСЕЗ ПРОГРАММА, ТАМАШАЧЫЛАРГА БҮЛӘК ҺӘМ ХАЛЫКЧАН ХИТЛАР

Көзге салкын кичләрдә гадилеге белән йөрәкләрне җылытучы зыялы пар – Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмовның концертын тамаша кылдык. Беренче минутлардан ук зал гүзәл парны көчле алкышларга күмде. Бәйрәм киче дәвамында тамашачыларның йөзләреннән елмаю китмәде, һәм бу аңлашыла да: тере тавыш, юмор осталыгы, күз явын алырлык образлар, күңел кылларын тибрәтердәй дуэтлар – болар барысы да концерт дәвамында тамашачыны ләззәт белән тулы киеренкелектә тотты.

Һәр артист башкалардан үзгәрәк булырга тырыша. Әйтик, яңа программа әзерли яисә хайп белән шаккаттырырга тели, үзенең «төшен» табарга тырыша. Ләйсән һәм Булат Бәйрәмовлар да читтә калмаган. Алар бу елда концерт программаларына исем куеп тормаска булганнар. Аңа карамастан, тамашачы аларны «Рәхәт концерт» исеме астында кабул итте. 

«Әлеге концертыбызга бернинди дә исемнәр куеп тормыйча, үзебезчә, рәхәт итеп, жылы итеп кенә үткәрергә булдык. Биредә утыручы һәр тамашачы безнең өчен кадерле. Монда безнең әниләребез, дус-туганнарыбыз, якын кешеләребез жыелган.», – диде Булат Бәйрәмов. 

Тамаша залы шыгырым тулы. Сәхнәдә гаилә әгъзалары арасындагы күзгә күренми торган нәфис җепләр белән тоташкан мәхәббәт җылысы, табигый моң, искиткеч гармония хакимлек итә. Берсен икенчесе тулыландыручы һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Җырчы гаиләне хөрмәтләп, концертка килгән Лилия Кадыйрова, Гүзәлия һәм Дилә Нигъмәтуллинаның чыгышлары Бәйрәмовларның бу бәйрәменә тагын да нур өстәде.

Миңа калса, залда утыручы һәр кешенең күңелендә уелып калган мизгелләрнең берсе булып Ләйсән Гыймаеваның кызы Таңсылу белән башкарган дуэты булгандыр. Хәния Фәрхи репертуарындагы «Яшәргә кирәк, балам» җыры, яңача сулыш алып, тамашачыларның күңеленә үтеп керде. 

Ике сәгатьттән артык барган концерт сизелмичә дә, бер сулышта үтеп китте. Әлеге концерт һәр кешегә искиткеч яхшы кәеф бүләк итте. Тамашачылар концерттан озак елларга җитәрлек жылылык, рухи азык һәм тирән мәгънәле ләззәт алып китте.

 

Рәхәт концертның сәбәпчеләрен күрмичә китү дөрес булмас дип, Булат Бәйрәмовның үзе белән әңгәмә корып алдык.

 

– Булат абый, берничә хит җырыгыз бар, бүген без аларны сәхнәдән дә ишеттек. Хәзер җырчылар да бик күп, җырлар да күп. Хит тусын өчен нишләргә кирәк икән?

– Хит тусын өчен эшләргә кирәк (көлә). Хитмы бу, түгелме – аны тәгаен генә әйтеп булмый. Хит бөтен кешегә дә кирәк, чөнки ул сине таныта һәм аны булдыру өчен бик күп төрле факторлар булуы шарт. Кемдер төнге сәгать бердә яза, кемдер хит дип уйламыйча гына яздырып чыгара һәм ул таныла. Беренче чиратта, җырның сүзләре гади, аңлаешлы, халыкчан булырга тиеш. Шулай ук заманча матур аранжировка булуы да зур роль уйный. Кайбер очракта берничә фактор бергә туры килеп, кемдер, мәсәлән, ун ел иҗат итә, бар андыйлар, бернинди җыр да язмый һәм кызык өчен яздырып карый, ул шунда ук популярлашып китә.

– Таңсылу сәхнәгә еш чыга иде, хәзер үзенең бу өлкәдән читләшүен әйтә. Нәрсә сәбәпче дип уйлыйсыз?

– Таңсылу беренче чиратта бөтен көчен укуга юнәлтә. Аның үзенә җырларга бик тә ошый, әмма сәхнәгә чыгу теләге юк. Без аны гастрольләргә үзебез белән йөртеп карадык, ул аның бик җаваплы эш, авыр хезмәт икәнен аңлады. Хәзерге вакытта аның күңел хәләте шулай тели, шуңа күрә, без аны мәҗбүриләп җырлатмыйбыз.

– Концертка әзерлек күпме вакыт тәлап итә? Репертуар, костюмнар ничек сайлана?  

– Иң беренче чиратта җырлар туплый башлыйсың. Гел яңа җырлар гына да ясап булмый, чөнки халык беренче чиратта синең хитларыңны көтә. Шуңа күрә дә элекеге җырлар белән яңаларын аралаштырып бардык. Кимендә ике ай алдан әзерлек башлана. Сөйлисе сүзләр актуаль булырга тиеш. Мәсәлән, биш ел элек сөйләгән юмор, күзәтүләр, алар инде хәзерге көндә кызык булмаска мөмкин. Костюмнарга килгәндә исә, Ләйсән күлмәкләрен стилистлар белән уйлап, образлар тудырдылар. Аныкына туры китереп, миңа да костюмнар сайланды, шулай гөрләп барды әзерлек. 

– Бүгенге концертны үзегез нинди балл белән бәялисез?

– 90% диярлек үзебез канәгать калдык, чөнки халык бик җылы каршы алды. Аны халык реакциясеннән, күпсанлы кайтавазлардан чыгып нәтиҗә ясыйсың. Эшләргә тиешлесен барысын да эшләдек дияргә була. Җиренә җиткереп булдымы, юкмы ансын инде тамашачыдан сорарга кирәк.

– Туган телебез – татар теленә карата мөнәсәбәтегез сезнең концертыгызда, шул исәптән, телевизион каналда барган «Кызган казан» тапшыруында да бик ачык күренә. Чыгышыгыз белән авылдан булуыгыз программаларны татар телендә иркен алып барырга ярдәм итәме?

– Без үзебез, чынлап та, авыл балалары. Яшь барган саен, татар теле өчен җан атабыз. Җырчылар, шулай ук үз чиратында, әлбәттә, зур өлешләрен кертә. Татарча җырлар башкарып, концертларда татар телендә сөйләп... Бу җырчыларга гына түгел, шулай ук театр артистларына да кагыла. Гомумән, халык татарча җырлар тыңлый, концертларга да йөрергә тырыша, бу ,үз чиратында, татар телен саклап калуның, милләтебезне үстерүнең бер чарасы булып тора.

– Гаиләдә туган тел мәсьәләсе ничегрәк куелган?

– Гаиләдә без гел татар телендә генә сөйләшәбез, шулай ук кечкенә кызыбызны да татар гимназиясенә укырга бирдек. Хәзерге үсеп килүче балалар арасында бу бигрәк тә актуаль проблема, чыннан да. Әгәр дә балалар татар телен белмәсә, кем татар телен алга таба этәрер, саклап калыр?!   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев