Логотип Идель
Белми калма

МИЛЛИ КИТАПХАНӘДӘ «БАРСИКЛАР» МУЛЬТИМЕДИА ПРОЕКТЫНЫҢ ПРЕМЬЕРАСЫ УЗАЧАК

Шимбә көнне, 1 ноябрьдә, 16:00 сәгатьтә, Милли китапханәнең балалар залларында Propellers.pro анимация студиясе мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре өчен татар һәм рус телендәге җырлы мультфильмнар күрсәтәчәк. Премьерадан соң пластилин анимациясе буенча мастер-класс узачак.

 

Җырлар – «Барсиклар» мультимедиа проектының бер өлеше, мәктәпкәчә һәм башлангыч сыйныф балалары өчен тулы бер медиа-галәм. Аның нигезендә – ак барслар гаиләсенең һәм аларның чит ил кунагы Неконың тарихы. Проект кысаларында студия инде татар телендә беренче «Барсиклар һәм Неко» буягыч-комиксны чыгарды. Китапны проектның Telegram-каналыннан (http://t.me/barsiklar_gailese/32 ) бушлай йөкләп алырга мөмкин. Проект Казан мэриясе гранты ярдщме белщн чыгарылды.

 

Проект идеясе авторы, Propellers.pro студиясе директоры Артур Шамшадинов:

– Безнең буын балачакта караган мультфильмнардагы җырларны әле дә җиңел искә төшерә. Безнә тагын шулай нәрсә берләштерә ала соң? Музыка бүген дә шул ук көчкә ия, әмма хәзер балалар өчен мәгъгәсез, өстән-өстән генә эшләнгән җырлар бик күп. Ә без язган җырларның текстлары – җылылык, игелек, мәдәният һәм гаилә турында. Бу без өчен бик мөһим! «Барсиклар» проекты кысаларында без бөтен гаилә белән бергәләп җырлана торган көйләр тудырырга омтылабыз.

 

Propellers.pro студиясенең чираттагы инициативасы – «Барсиклар. Балалар җырлары» – Президент Мәдәни инициативалар Фонды тарафыннан хупланды. Төп геройлар — барсиклар Ләйлә, Марат һәм аларның дусты Неко — балаларны Татарстан мәдәнияте үзенчәлекләре белән күңелле җырлар һәм биюләр аша таныштыра. Проект татар мәдәниятенә һәм теленә балалар һәм өлкәннәр арасында кызыксыну уятуны максат итеп куя.

 

Проект Россия халыкларының бердәмлеген, традицион гаилә кыйммәтләрен саклауны, илебез халыкларының мәдәниятенә һәм телләренә хөрмәтне Барсикларның тату гаилә образы аша алга сөрә, ул нык гаиләне, буыннар бәйләнешен һәм гореф-гадәтләргә хөрмәтне гәүдәләндерә.

 

Ике телле җырлар рус һәм татар телләренә кызыксынуны үстерүгә ярдәм итә, мәдәниятне төрле милләт балалары өчен якын итә һәм халыклар арасындагы бердәмлекне ныгыта.

 

Җырлар яздыруда Defne, Beku һәм Илзирә Әлиәкбәрова, Илгиз Шәйхразиев кебек яшь җырчылар катнашкан. Җыр сүзләренең авторлары – Зөләйха Камалова һәм Артур Шамшадинов, ә композиторы – Ринат Субаев, анимацион клиплар режиссеры – Ольга Тайи. Проектның башкарма продюсеры – Лилия Хуснутдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев