Логотип Идель
Белми калма

БАЛАЛАР ӨЧЕН ИҢ ЯХШЫ ӘДӘБИ ӘСӘР БӘЙГЕСЕ БАШЛАНА

Бүген, Татарстан Республикасының халык шагыйре Роберт Миңнуллинның туган көнендә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге балалар һәм үсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәрләргә конкурс ачып җибәрә.

Конкурс балалар һәм үсмерләрнең татар теленә булган кызыксынуын арттыру һәм шулай ук заманча балалар әдәбиятын үстерү максатыннан үткәрелә.

Конкурс бурычлары: балалар һәм яшүсмерләрнең популяр әдәби әсәрләрен булдыру; татар телен балалар һәм үсмерләр арасында популярлаштыру; заманча балалар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертергә сәләтле авторларны бүләкләү; яңа талантлы авторларны ачыклау.

Конкурска түбәндәге номинацияләр буенча әсәрләр кабул ителә:

«Балалар яки үсмерләр өчен иң яхшы проза әсәре» (повест яки хикәя):

I урын - 100 мең сум;

II урын - 80 мең сум;

III урын - 60 мең сум;

«Әкият» жанрында иң яхшы әдәби әсәр

I урын - 90 мең сум;

II урын - 70 мең сум;

III урын - 50 мең сум;

«Балалар яки үсмерләр өчен иң яхшы драматик әсәр»:

I урын - 120 мең сум;

II урын - 90 мең сум;

III урын - 70 мең сум;

«Иң яхшы балалар шигыре (шигырьләр циклы яки поэма):

I урын - 80 мең сум;

II урын - 50 мең сум;

ІІІ урын - 40 мең сум.

Конкурска гаризалар 2025 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә.

 

Конкурс эшләре (әсәрләр) RDetBibl@mail.ru электрон адресы буенча яки Татарстан Республикасы Язучылар берлегенә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан, 420012, Мөштәри ур., 14 йорт, кабинет.

Конкурс эшләре (әсәрләр) татар телендә кабул ителә. Бер автор өч әсәр җибәрә ала. Конкурска моңарчы беркайда да басылмаган әсәрләр кертелә.

Үткәрү этаплары:

  • 2025 елның 1 августыннан 1 октябренә кадәр конкурс эшләрен җыю.
  • Комиссия эше – 2025 елның 2 октябреннән 20 октябренә кадәр.
  • Йомгаклау беркетмәсен бастырып чыгару һәм конкурста җиңүчеләрне игълан итү – 2025 елның 6 ноябренә кадәр.

 

Эшләрне бәяләү критерийлары:

  • уйдырманың оригинальлеге;
  • сәнгатьчә аңлауның тирәнлеге, логик бәйләнеш;
  • тәрбияви потенциал;
  • образларның сәнгатьлелеге һәм яктылыгы;
  • татар әдәби теленең текстының төрлелеге һәм югары сәнгать сыйфатлары, лексик-грамматик чаралары.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, конкурс гаризалары тәхәллүс астында бирелә. Авторларның чын исемнәре аерым конвертларда була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев