Бу – тема!
-
КЫЗЛАР НИНДИ БҮЛӘК ТЕЛИ?
8 март бәйрәме яз, чәчәк бәйләмнәре, җылы сүзләр һәм ял көннәре белән ассоциацияләнә. Бу көнне һава чәчәк исе белән тула. Кызлар үзләре нинди бүләкне идеаль һәм кирәкле дип саныйлар икән? Бу көнне нинди бүләк алырга телиләр? Егетләр фикеренчә идеаль бүләк ул нәрсә? -
НИ ӨЧЕН БҮГЕН ВИНИЛ ПЛАСТИНКАЛАР ҺӘМ ПЛЕНКАЛЫ ФОТОАППАРАТЛАР ПОПУЛЯР?
Цифрлы технологияләр дөньяны басып алган чорда, музыка смартфоннарда, ә фотолар «облако»да җыелган заманда кешеләр кинәт «иске» әйберләргә тартыла башлады. Соңгы елларда винил пластинкалар сату күләме буенча компакт-дискларны гына түгел, хәтта кайбер цифрлы форматларны да узып киткән. Нигә шулай икән соң? Бу артка китешме? -
НИ ӨЧЕН БЕЗГӘ КИТАПХАНӘЛӘР ҺӘМ ИҖТИМАГЫЙ УРЫННАР КИРӘК?
Кешелек тарихында һәрвакыт белем туплау, фикер алышу һәм бергә булу өчен урыннар булган. Элегрәк бу мәйданнар, базарлар, мәчетләр яки чиркәүләр булса, бүгенге көндә аларның ролен китапханәләр һәм төрле иҗтимагый урыннар үти. Болар барысы да безнең җәмгыятьнең нигезен тәшкил итә, чөнки алар кешеләрне берләштерә, укырга, үсәргә һәм бер-берең белән элемтәдә булырга мөмкинлек бирә. Аларсыз безнең тормыш тагын да ялгызрак, мәгълүматсыз һәм төссезрәк булыр иде. -
МАРТ АЕНА ЙОЛДЫЗНАМӘ
Яз – яңарыш вакыты. Табигать уяна, хыяллар канат җәя, күңелдә яңа өметләр туа. Март ае һәркайсыбызга үз сынавын да, үз бүләген дә алып килә. Йолдызлар синең өчен ниләр әзерләгән? -
МАРТ АЕНА ХАЛЫК СЫНАМЫШЛАРЫ
Ниһаять, яз да килеп җитте! Шул уңайдан март аена булган сынамышлары белән танышып узыйк. -
ИҢ ЗЫЯНЛЫ РИЗЫКЛАР
Кибет киштәләре күз явын алырлык: төсле төргәкләр, җәлеп итәрлек реклама. Әмма матур тышлык артында сәламәтлеккә зыян сала торган ризыклар яшеренергә мөмкин. Табиблар һәм диетологлар фикеренчә, көндәлек рационда кайбер продуктларны мөмкин кадәр чикләү мөһим. -
«ҖӘЛИЛ УКУЛАРЫ» БӨТЕНРОССИЯ ФӘННИ КОНФЕРЕНЦИЯСЕ
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына быел 120 ел. Шул уңайдан, Татарстанда күп чаралар, конференцияләр оештырыла. Шуларның берсе – «Җәлил укулары» Бөтенроссия фәнни конференциясе. -
ӘКИЯТЛӘРНЕ ЧАГЫШТЫРАБЫЗ
26 февраль – әкиятләр сөйләү көне. Аны кем генә тыңларга яратмый икән? Шул уңайдан рус һәм татар халык әкиятендәге аерма һәм охшашлыклар белән танышып узыйк! -
СӘХӘРДӘ НӘРСӘ АШАРГА?
Сәхәр – көн буена көч бирә торган иң мөһим аш. Ул туклыклы, ләкин артык авыр булмаган, озакка җитәрлек энергия бирә торган булырга тиеш. Әлеге язмада исә җиңел әзерләнә торган ризыклар рецепты белән танышырбыз. -
ФАТИХ КӘРИМнең «КЫҢГЫРАУЛЫ ЯШЕЛ ГАРМУН»ына күзәтү
Фатих Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасы – сугышның барлык кырыслыгы һәм шул вакытта кешеләрнең йөрәгендәге өмет, мәхәббәт, батырлык һәм җан тынычлыгы турында сөйләүче әдәби иҗат. Бу әсәр сугыш кырында гади солдатның күңелендә тереклек өмете саклануын, аның мәхәббәткә һәм гүзәллеккә булган омтылышын күрсәтә. Сугыш белән сугарылган язмышлар арасында яшь солдат Фазылның язгы чәчәкләр һәм гармун тавышы белән яңгыраган тормышка мәхәббәте аша символик рәвештә көрәшүен күзәтәбез. -
ЕГЕТЛӘР НИНДИ БУЛЫРГА ТИЕШ?
Балачакта әтием еш кына: «Син бит егет кеше, кызлар сыман елама», – дип кисәтә иде. Үсә төшкәч, башка егетләргә дә мондый стереотип белән очрашырга туры килгәне ачыкланды. Бу сүзләрдән соң малайлар хисләрен яшерә, серләрен әти-әнисенә әйтми башлый, шикләнү томаны кичерешләр белән бүлешү мөмкинлеген каплый. Бу язмамнан сез егетләргә карата булган стереотип сүзләр һәм аларның бу турыда фикерләрен белә алырсыз. -
ЕГЕТЛӘРГӘ КИЕНҮ БУЕНЧА ГАЙД
Зәвыклы киенү кызларга гына түгел, егетләр өчен дә бик мөһим. Тышкы кыяфәт тирә-юньдәгеләрнең мөнәсәбәтенә уңай йогынты ясый үз-үзеңне киеренке тотарга мөмкинлек бирә һәм үзбәяне күтәрә. Шуңа күрә мин егетләр өчен заманча, зәвыклы, уңайлы образлар туплап, гайд ясадым. -
СӨЙЛӘШӘБЕЗ ТАТАРЧА, ЯШИБЕЗ АРЧАЧА!
Бу районда ишекне әчкеч белән әчеп керәләр һәм Тукайны белмәгән кешене яратып бетермиләр. Республикабызның кайсы районы турында сүз барганын һәркем аңлагандыр. Әйе, әлеге язмада без район гына түгел, ә шәһәр статусы алган Арча турында сөйләшербез һәм аның кызыклы урыннары буйлап минисәяхәт кылырбыз. Башлыйбыз! -
БДИ + РУС ӘДӘБИЯТЫ = АНАЛИЗ
Әдәбият буенча БДИда әсәрләрне укыган булу гына җитми. Иң мөһиме – текстны аңлау һәм анализлый белү. Геройларның гамәлләре, автор позициясе, тема һәм проблематика һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга тиеш. Цитаталарны фикерне дәлилләү өчен куллана белү мөһим. Анализсыз коры җаваплар әдәбиятның асылын җуйдыра. -
МӘКТӘПТӘ СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРНЕ ТИКШЕРҮ КИРӘКМЕ?
Татарстанның уку йортлары, куркыныч контентны һәм кибербуллинг очракларын ачыклау өчен, социаль челтәрләрдә 5-11 сыйныф укучыларының аккаунтларын ирекле рәвештә тикшерә башлады, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы Матбугат хезмәте. Бу бик бәхәсле мәсьәлә, укучылар һәм укытучылар ничек карый икән моңа?
Белми калма
-
5 марта 2026 - 12:42
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАРТ АЕНДА КЫҢГЫРАУ ЧЫЛТЫРАВЫ КЛАССИК МУЗЫКА БУЛЫП ЯҢГЫРАЯЧАК
-
4 марта 2026 - 13:38
РОССИЯКҮЛӘМ ФИНАНС ГРАМОТАЛЫЛЫК БУЕНЧА ОНЛАЙН-ОЛИМПИАДА БАШЛАНДЫ
-
3 марта 2026 - 12:57
2027/28 УКУ ЕЛЫННАН 9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ТАРИХ БУЕНЧА МӘҖБҮРИ ИМТИХАН КЕРТЕЛӘЧӘК
-
2 марта 2026 - 11:06
14 ЯШЬКӘ КАДӘРГЕ БАЛАЛАРГА СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРДӘ ТЕРКӘЛҮНЕ ТЫЯРГА МӨМКИННӘР