Логотип Идель
Бу – тема!

БРЕЛОК ҺӘМ ЛАБУБУГА АЛМАШ ТАБЫЛГАНМЫ: 2025 елның көзге трендлары

Соңгы 1-2 айда мода дөньясы безгә тын алырга да ирек бирмәде диярлек: дизайнерлар күп кенә трендларга игътибарыбызны ныклап җәлеп итәргә тырышты. Димәк, алдагы соры, күңелсез мохит хөкем сөргән айларда яңа киемнәргә сайлау мөмкинлеге зур булачак. 2025 нче елның көз айлары өчен мода тенденциясе һәм трендлар нинди булыр икән?

I. Трендлар буенча көзге айларга гайд

1. Ак һәм сары төсләрнең кушылмасы (сливочный цвет) һәм куе чия төсе җәй аеның иң әһәмиятлеләре булып танылды. Һәр бутик, һәр масс-маркет ул төсләргә тулып торса да, көзгә таба аларның йогынтысы кимүгә таба дип фаразлана. Боларга алмашка көзге айларның төп төсе – куе кызыл төс киләчәк. Ул исә шактый универсаль, чөнки күп кенә караңгы төсләр белән җиңел туры килә (көзге сезонда алар актуаль!) Кара, куе шәмәхә, алсу, куе зәңгәр төсләр белән кызыл төс аеруча тәңгәлләшә. Әлеге киңәшебезне колагыңа киртләп куйсаң, күп карашлар нәкъ тә синеке булачак! Шулай ук кызыл төсне басым ясау элементы буларак та куллана аласың: букча, каеш, шарф, бандо бу очракта сиңа ярдәмгә киләчәк.

2. Караңгы төсмерләр арасында бу көздә трендта куе зәңгәр төс булачак. Кием шкафыңның 90%ы кара төстән генә тора икән – мәсьәләңнең хәл ителеше шушы. Куртка, кожанка өчен бу көздә куе зәңгәр төс – идеаль вариант.

3. Күп кенә брендларның әлеге сезондагы показларында бик еш чагылган тренд – биек яка. Син дә, үз чиратыңда, гади пиджак һәм пәлтәңне трендлаштыра аласың: моның өчен бары тик аларның якаларын күтәреп куярга кирәк. Пәлтә белән шулай ук шарф яисә накидка кулланырга мөмкин. Кыскасы, быел дизайнерлар безнең сәламәтлегебезне кайгыртырга булган.

4. Көзге сезонга аксессуарлар сайлаганда, «никадәр күбрәк – шулкадәр шәбрәк» әйтеменә таян. Prada, Saint Laurent брендлары зур аксессуарлар линейкасы чыгарып, әлеге трендны кабул итте инде. Шуңа күрә бер дә борчылмыйча, кыю гына тәҗрибәләр ясый башла.

5. Шкафыңда «абау!» дип карый торган свитерың «тузан җыеп» ята икән, аны тизрәк тартып чыгар, чөнки хәзер ул трендта. Андый свитерларда төрле орнаментлар, хайваннар, геометрик фигуралар була ала. Исеңдә тот: әлеге тренд кышкы сезонда да актуаль булачак!

6. Дизайнерлар фикеренчә, букчалардагы брелоклар инде артык, ә лабубуны күптән онытырга кирәк. Шуңа күрә подиумнарда без бәләкәй сумкалар яисә картхолдер, косметичкалар беркетелгән зур сумкалар күрәбез. Боларның барысы да тиздән комплект белән сатылыр дип өметләнеп калабыз.

II. Көзен Казан буйлап сәяхәт өчен ТОП-4 образ

Өр-яңа трендларны көндәлек тормышта ничек кулланып була соң? Стилистыбыз белән берлектә 4 төрле локациягә искиткеч образлар әзерләдек (пе.си. Без сине нәкъ тә әлеге образларны сатып алырга өндәмибез. Үзеңнең мөмкинлекләреңә карап, гардеробыңда булган киемнәреңне барлап та менә дигән образлар төзеп була!)

1. Мәктәп яисә университетка образ

Кара төсне куе зәңгәр төскә алмаштыру өчен менә дигән вариант – ике төс тә бик тыйнак! Образ нидән гыйбарәт соң? Җылы, калын, зур жилет, шуның астыннан чыгарып киелгән күлмәк (күп катламлылык трендта икәнен онытмыйбыз), туфли яисә кроссовкалар – синең «дусларың».

2. «Урам» паркына кияр өчен образ

Биек якалы өске кием, «кринж» свитер, куе зәңгәр төстәге чалбар, алкалар һәм йөзекләр (зур булсалар матур) – барысы да трендлардагыча!

3. Кичке бәйрәмнәр өчен образ

Куе кызыл – мөстәкыйль, яшел – акцентлы төс (идеаль пар). Өстәвенә, әлеге образда аксессуарларның күплелеге дә урын алган.

4. Ресторанга барырга образ

Биек якалы киемнәр алу мәҗбүри түгел, бары тик шарф алу да җитә. Әле әйтеп үтелмәгән күзлекләргә тренд та монда урын алган.

Азактан сезгә киңәш: трендлардан артта калмагыз, ләкин күңелегез ничек куша шулай киенегез һәм үзегезне күрсәтергә оялмагыз!

 

Язма стилист Энҗе Хәйруллина ярдәме белән эшләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев