Күбегезнең балачак хатирәләре нәкъ тә шул чор җырлары белән тыгыз бәйләнгәндер. Аеруча Гүзәл Уразова, Ландыш Нигъмәтҗанова, Айдар Галимовның җырлары күңелемә кереп калган минем. Тотам да берәр очраклы вакытта «Мин сине гомерем буенааа ышыклап барырмын җилләрдәәән» дип җыр суза башлыйм. Татар җанлы баланы нишләтәсең инде? Менә шунысы кызык: соңгы елларда әлеге җырларга яңа сулыш кертә башладылар. Әйтик, яшь авторлар инде дөнья күргән композицияләрнең кушымталарын гына алып, яңа стильдәге иҗат җимешләре тудыралар. Әлеге ысул белән онытылган җырлар искә төшерелүдән тыш, иҗат мәйданына яңа аяк басучы җырчыларга да үзләрен таныту өчен менә дигән мөмкинлек. Әйдәгез, әлеге җырчыларның үзләре белән корган әңгәмәләргә күз салыйк!