ҖЫРЛАРГА ЯҢА СУЛЫШ КЕРТӘБЕЗ!
Күбегезнең балачак хатирәләре нәкъ тә шул чор җырлары белән тыгыз бәйләнгәндер. Аеруча Гүзәл Уразова, Ландыш Нигъмәтҗанова, Айдар Галимовның җырлары күңелемә кереп калган минем. Тотам да берәр очраклы вакытта «Мин сине гомерем буенааа ышыклап барырмын җилләрдәәән» дип җыр суза башлыйм. Татар җанлы баланы нишләтәсең инде?
Менә шунысы кызык: соңгы елларда әлеге җырларга яңа сулыш кертә башладылар. Әйтик, яшь авторлар инде дөнья күргән композицияләрнең кушымталарын гына алып, яңа стильдәге иҗат җимешләре тудыралар. Әлеге ысул белән онытылган җырлар искә төшерелүдән тыш, иҗат мәйданына яңа аяк басучы җырчыларга да үзләрен таныту өчен менә дигән мөмкинлек.
Әйдәгез, әлеге җырчыларның үзләре белән корган әңгәмәләргә күз салыйк!
SHAM (Илмир Шәмсетдинов), «Хыял» җыры: «Яхшы әйберне генә урлыйлар»
Көннәрнең берендә татарча drill юнәлеше (хип-хоп поджанры) юк икәнен аңладым да, аны кертү турында уйлый башладым. Шулай бервакыт Гүзәл Уразованың «Аклансын изге хыяллар» җыры килеп чыкты. Балачагым искә төште, планлаштырылган башка җырлар арткы планга китте, Гүзәл апаның җырына яңа сулыш кертү турында уйландым. Бу идеяне шул ук көнне битмейкер Айдар Хөсәеновка җибәрдем, ул да хуплап алды. Болай элеккеге җырларны битларга салуның кызыгы, минемчә, татар җырына үзенчәлекле яңалык кертүдә. Әлеге стильдә хәзер башка җырчылар да иҗат итә, һәм мин моңа шат кына. «Яхшы әйберне генә урлыйлар» дигән әйтем бар бит татар халкында. Димәк, бу җыр өстендә без Айдар белән тиешле дәрәҗәдә эшләгәнбез. Җырның тыңлаулар саны бермә-бер арта баргач, Гүзәл Уразованың үзенә язып, хәлне аңлатып бирдем. Ул каршы килмәде. Аңа аеруча зур рәхмәт, күп җырчылар үз иҗат җимешләрен кулланырга рөхсәт тә бирмәсләр иде. Шушы стильдәге тагын ике җырым бар: берсе – «Күңелләр» (husikk, SHAM, Adelya Abadeli), икенчесе тиздән husikk альбомында чыгачак.
Beku (Белла Джанджгава), «Тимәсен тик күзләрем» җыры: «Күп кеше, аеруча миллениаллар, хатирәләргә чумарга ярата»
Казанның танылган хореографы Эльмуза Гүзәл Уразованың «Тимәсен тик күзләрем» җырына көлке рилс төшереп керткән иде. Имеш, туганнар белән очрашуда аңа биергә кушсалар, ул нәкъ тә шушы җыр астына хәрәкәтләнер иде. Кызыгы шунда: әлеге стиль артык заманча һәм «кайнар»! Шушы рилста мин бу җырны тәүге тапкыр ишеттем дә, курайда уйналган беренче ноталарыннан ук аңа гашыйк булдым. Бүгенге көндә яңа әйбер уйлап табуы кыен. Күп кеше, аеруча миллениаллар (1981–1996 елларда туучылар), хатирәләргә чумарга яраталар. Тик һәр кавер да тыңлаучыга ошап бетмәскә мөмкин, ул очракта җырчы өстенә хейт «ява». Минем иҗатыма карата исә кискен фикерләр күп очрамады, хезмәтемне, киресенчә, хупладылар. Гүзәл Әскәровнадан да мин бары тик яхшы сүзләр генә ишеттем. Гүзәл апа – искиткеч артист, үз эшенең остасы. Ул үз агрегаторы аша җырны дөньяга чыгарырга булды. Барлык хокуклар да, әлбәттә, аның кулында. Тиздән үземнең «Йөрәк» җырым да дөнья күрәчәк. Шулай ук кавер форматында языласы яңа иҗат җимешемә дә рөхсәт алдым, тик аның инде башкаручысы башка, оригиналь композициясенең авторы – гениаль Оскар Усманов!
ИСКАН (Искәндәр Шакиров), «Язмыш» җыры: «Ул җыр синең күңелеңдә яңгырарга тиеш!»
Без әлеге стильнең рус эстрадасында барлыгын белә идек. Якын дустым, аранжировщик, битмейкер Айдар Хөсәенов артымнан «төртеп», безгә дә шушы жанрда иҗат итеп карарга кирәклеген белдерде. Җырны язганда без яшь аудиториябезне күздә тотып эшләдек, юлда барганда рәхәтләнеп тыңласыннар дип тырыштык. 11 нче сыйныф – 1 нче курс аралыгында мин Фирдүс Тямаевның «Язмыш төеннәре» җырын үлеп ярата идем, көне-төне колакчыннарда тыңлап та йөри идем хәтта! Айдарга да ике дә уйламыйча нәкъ тә шушы композициягә яңа сулыш кертергә кирәклеген әйттем. Бу яңа, текә стиль оригиналь җырларның башка интерпретацияләрен тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. «Язмыш» җырын язып бетергәч тә, без Фирдүс Тямаев белән элемтәгә чыктык, аның иҗат җимешенә кагылырга рөхсәт сорадык. Фирдүс абый каршы килмәде, бары тик уңышлар гына теләде. Шушы мөмкинлекне биргән һәм ышаныч белдергән өчен мин аңа бик рәхмәтле. Барлык композициягә дә мондый «кавер»лар ясап булмый, ул җыр синең күңелеңдә яңгырарга тиеш. Шушы стиль өстендә рәхәтләнеп эшлибез, күп кенә демо-вариантлар ясап карыйбыз, сыйфатлылары киләчәктә дөнья да күрер дип ышанабыз!
АлияНур (Алия Абышева), «Даладан» җыры (ИСКАН белән фит): «Диктофонга гына яздырылган тавыш җырның бер өлеше булып куйды»
2021 нче елда Дамира Сәетованың «Эзләдем – табалмадым» җырына, гитарада уйнап, кавер төшергән идем. Әлеге видео «TikTok» социаль челтәрендә 170 меңнән артык кеше тарафыннан каралган булып чыкты һәм аның композициясенә кушылып, меңгә якын кеше видео төшерде. Ләкин тора-бара ул онытылды. Якынча ярты ел элек, ИСКАН белән эш алып барганда, безнең уртак дустыбыз Римма «Эзләдем – табалмадым» җыры белән эш итеп карарга тәкъдим итте. Мин моңа артык игътибар бирмәдем, кабул гына итеп, үз җырларымны язуны дәвам иттем. Искәндәрнең исә башында ничек ул җырны хәзерге заман стилендә эшләү турында фикер туган булган. Шуннан ул миннән әлеге композициянең кушымтасын диктофонга яздырып җибәрүемне сорады. Һәм нәкъ тә шул диктофонга гына яздырылган тавыш җырның бер өлеше булып куйды. Композициядәге куплетлар авторы исә – Искәндәр үзе. Ул Дамира ападан җырын яңа стильдә куллануга рөхсәт алды. Мин үзем күбрәк автор-башкаручы ролендә булырга яратам. Әлеге өлкә миңа якынрак. Ләкин тагын берәр җырга яңа сулыш кертү мөмкинлеге туса, мин аны кулдан ычкындырмам дип уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев