КӨЗ ҖИТТЕ ДИП МОҢАЙМА
Әле генә моңсуланып, җәйге хатирәләрне барлап һәм тирән уйларга бирелеп, август аен озатып, сентябрьгә атлаган идек. Аяк астында әйлән-бәйлән уйнаган сап-сары яфраклар, җылы якка талпынган кошлар, белем иле ачкычларын табарга омтылган укучылар – болар барысы да көзнең беренче аен хәтерләтә торган истәлекләр.
Баксаң, инде октябрь дә тәрәзәләребезгә шакый икән бит. Ел фасылларыннан аеруча авырдан кичерелә торган айларның берсе дип атар идем мин аны. Һава торышы бозылу, еш кына төшенкелеккә бирелү, җылы кояш нурлары җитмәү, тирә-юньне караңгы төсләр биләп алу нәтиҗәсендә, октябрь күпләрдә начар тәэсирләр генә калдыра. Чынлыкта исә көз аеның кимчелекләреннән бигрәк өстенлекләре дә бар бит.
Көз аеның өстенлекләре:
– Күпләр әлеге пунктны көзнең кимчелеге итеп санар, ә мин, авыл кызы буларак, аны өстенлеккә кертәм. Ул да булса, мул уңыш җыю, аеруча бергәләшеп бәрәңге алулар. Әйе, бу эш нык ардырта, тик ел дәвамында үзең карап үстергән уңыш белән туклану бик сөендерә, килешәсезме?
– Әбиләр чуагы. Җылы җәйләрегез еракта торсын! Бар җиһанны биләп алган пәрәвезләр, сары төсле агачлар арасыннан теләр-теләмәс кенә күренгәләгән кояш нурлары... Искиткеч күренеш бит, ә!
– Продуктивлык арту. Дөресен генә әйткәндә, эссе җәйге көннәр күпләрне хәлсезләндерә, шуңа күрә нәрсә белән дә булса шөгыльләнү теләге кими бара. Көзен исә, бәлки, укулар чоры башлангангадыр, кире режимга кайтасы килә.
– Көзге салкын көннәрдә, намусың борчыр дип курыкмыйча, мунча кереп чыккач, җылы пледларыңа төренеп, яраткан сериалыңны карый аласың. Беркем дә сиңа каршы килә алмаячак!
Ә журналыбыз укучылары әлеге ел фасылы турында ниләр уйлый икән соң?
Нәзирә Усманова, Саба районы:
– Дөресен генә әйткәндә, көз ае миңа бик үк ошап бетми. Җылы, кояшлы җәйге көннәрнең соры көзге көннәргә алмашынуы күңелемне төшерә. Еш яуган яңгырлар, күк йөзен каплап бетергән болытлар кәефем белән тәңгәлләшеп бетә. Алдагы уку елы, мөстәкыйль эшләр, имтиханнар да азмы-күпме халәтемә йогынты ясый. Җәйге кичләр, дуслар белән очрашулар, табигатьнең шау чәчәккә күмелүе нык сагындыра.
Искәндәр Зиннуров, Мамадыш районы:
– Бу сорауны ике яктан карарга була, чөнки әлеге ел фасылының уңай да, тискәре яклары да бар. Кемдер көзен пычрак дип зарлана. Ә мин, киресенчә, бутый киеп, шул пычракларны ерып йөргән балачагымны искә алам. Үсә төшкәч, яфраклардан гербарий ясап, бар халыкны таң калдыра идек. Мәктәптә укыган чакларда укучылар һәм мәктәп дирекциясе белән бергә басуда бәрәңге чүпли идек. Гомумән, һәркем төрле ел фасылын үз итә инде. Көз төрле еллардагы хатирәләре белән сагындырса да, мин исә җылы җәйне сагынам...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
Нет комментариев