Логотип Идель
Бу – тема!

ТЕКӘ ТЕКСТ + БИТЛАР = ФОНК ЖАНРЫ

Күп очракта кайчан да булса популяр булган жанрлар башка исем белән янәдән дөньяга киләләр. Фонк нәкъ тә шундый жанрлар рәтенә керә. Фонк-продюсерлар иске фанк-композицияләрнең яңгырашын үзгәртеп, яңа көй тудыралар. Шуңа күрә фонк – фанк жанрының «бозык» исеме. Аның төп сыйфатлары исә – синтезаторлар куллану, кассеталы яңгыраш һәм цикллаштырылган рэп-партияләр.

Фонкны күп кешеләр Z буыны жанры дип саныйлар. Исеме 2010 нчы еллларда гына барлыкка килсә дә, тамырлары Мемфис шәһәренең 90 нчы еллар рэп-сәхнәләренә барып тоташа. Фонк жанрына нигез салучылар исә – DJ Spanish Fly һәм DJ Squeeky. Алар электро-фанкны гангста-рэп белән кушып, музыка дөньясына үзенчәлекле яңгыраш керткәннәр. Соңрак Three 6 Mafia һәм Tommy Wright III фонклары үсеш ала. Хәзер инде алар үз өлкәләрендәге авторитетлар булып саналалар.

Фонкның беренче популярлык агымы 2000 нче еллар ахырына кимесә дә, 2010 нчы еллар башында ул кире әйләнеп кайта. SpaceGhostPurpp «Pheel Tha Phonk», «Bringin' Tha Phonk», һәм «Keep Bringin' Tha Phonk» композицияләре аша «фонк» сүзен популярлаштыра. Фонк шулай ук трэп, джи-фанк, көнбатыш хип-хоп һәм хорроркор жанрларының «йомшартылган» варианты булып кала. 2016-2018 нче елларда исә фонк иң күп тыңлаулар саны җыйган стиль буларак санала.

Татар композицияләре арасында фонк жанры бар икәнен белә идегезме? Әлеге стильдә иҗат итүчеләр дә аз түгел. Шуларның берсе – «slm29k» тәхәллүсе астында иҗат итүче Ислам Шәфигуллин. Егет аеруча «Borlegen», «Мхбт» һәм «Sarman Bakir» җырлары белән киң танылу алды.

Ислам Шәфигуллин, slm29k:

Дөресен генә әйткәндә, фонк жанрындагы композиция иҗат итү бик очраклы рәвештә килеп чыкты. Көннәрнең берендә дустым бразилия фонкын сорап алды. Ул үземә дә ошап китте дә, аны җырга әйләндереп ясарга булдым. Үзем исә меломан: нәрсә ошый, шуны тыңлыйм. Шуңа күрә җырларымны да фонк стилендә генә түгел, башкаларында да язарга тырышам. Бүгенге көндә минем иң популяр җырым – «Borlegen» фонкы. Әлеге жанрны тыңлаганда бик күп көч һәм энергия өстәлә, ул яңа максатларга өнди. Бүгенге көндә тагын бер җыр өстендә эшлим. Сер итеп кенә әйтәм: анысын мин үзем генә башкармыйм. Фонк исә бик күп вакыт популяр булачак, чөнки аның поджанрлары да күп. Шулай ук мин үзенчәлекле стилемне булдыру өстендә дә эшлим.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев