СОҢГЫ КАТ ЧЫҢЛЫЙ КЫҢГЫРАУ...
Май ае җитүгә, мәктәпләрдә имтиханнарга һәм «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә әзерләнүче чыгарылыш сыйныф укучыларының тыз-быз йөрүләре күзгә чалына. 11 ел дәвамында инде икенче йортларына әверелгән мәктәпләре белән хушлашу, олы тормыш юлының бусагасын атлап керергә әзерләнү аларны берникадәр дәрәҗәдә куркуга саладыр. 11 нче сыйныф укучысы, син чыгарылыштан ниләр көтәсең?
Әдилә Иванова, Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе укучысы: «Үземнең сабырлыгыма һәм көчемә ышанам!».
17-18 яшьлек чыгарылыш сыйныф укучылары мөһим сайланулар алдында басып тора. «Кайсы юл дөрес булыр икән? Үкенмәмме?» кебек сораулар мине дә инде 10 нчы сыйныфтан бирле бимазалый. Шулай ук әти-әни, укытучылар өметен дә акларга кирәк кебек. Бу сынаулар – тормышның бер этабы гына. Имтиханнар кыен булуын аңлап, инде сентябрьдән бирле актив рәвештә әзерләнәм. Авырлыклар тормыш дәверендә гел була, ә мәктәп безне шуларны җиңеп чыгарга өйрәтә. «Соңгы кыңгырау» бәйрәменнән соң башкача яши башларбыз дип өмет итәм. Куркыныч, әмма үземнең сабырлыгыма һәм көчемә ышанам!
Камилә Нотфуллина, Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясе укучысы: «Комфорт зонасыннан чыгу җиңелләрдән бирелми».
11 нче сыйныф укучыларын борчыган төп проблема – билгесезлек. Мәктәптән чыгып китеп, син бөтенләй башка тормыш алып барырга мәҗбүр буласың. Яңа кешеләр белән танышу, башка шәһәргә күченү, комфорт зонасыннан чыгу җиңелләрдән бирелми. Тик бу авырлыклар вакытлыча гына, чөнки алда сине кызыклы мөстәкыйль юл көтә. Хәзерге көндә бу уйлардан арынырга һәм барлык игътибарымны имтиханнарга юнәлтергә тырышам. Әйе, кайвакытта БДИга әзерләнү ардыра һәм туйдыра, әмма бу кызыклы һәм файдалы процесс, чөнки хәзер тупланган мәгълүматлар миңа киләчәктә дә ярдәм итәчәк.
Сәйдә Гарифҗанова, КФУ каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучысы: «Үземнең 11 нче сыйныфка калганыма бер дә үкенмим».
Мәктәпкә укырга кергәч үк, 11 нче сыйныфка калачагымны аңладым. Югары сыйныф укучыларының вальс куюлары, авыр папкалар тотып йөрүләре кызыксындыра иде. Хәзер мин үзем дә – 11 нче сыйныф укучысы. Бу елны 5 фәннән БДИ тапшырам. Вакыт җитми диярлек: көне-төне китап укып, зур-зур текстлар ятлап уза. Кайвакыт: «Мин дөрес юлдамы икән? Эшләгән эшемнең нәтиҗәсе булырмы?» дип борчылам. Тик барыбер 11 нче сыйныфка калганыма бер дә үкенмим. Чыгарылышта матур күлмәкләр киеп, вальс биеп, сыйныфташларың, мәктәбең белән хушлашу – үзе бер хатирә! 2025 ел чыгарылышы, мәктәп еллары мәңге йөрәктә калачагына һич шигем юк!
пе.си: имтиханнарыңны да тапшырырсың, җәй дә җитәр, барысы да яхшы булыр. Без сиңа ышанабыз, зур уңышлар теләп, ялкынлылар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 мая 2025 - 13:12
1 ИЮНЬ КӨНЕНӘ «УРАМ» ЭКСТРИМ-ПАРКЫНДАГЫ ЧАРАЛАР
-
27 мая 2025 - 13:58
ГАЗМАНОВНЫҢ «РОДНИКИ. ДЕТИ» БӘЙГЕСЕ ФИНАЛ КОНЦЕРТЫНДА ОНЛАЙН ТАВЫШ БИРҮ БУЛАЧАК
-
27 мая 2025 - 13:16
16 КОМАНДА «ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫНЫҢ ЧИРЕКФИНАЛЫНДА ЯРЫШАЧАК
-
26 мая 2025 - 14:03
БӨТЕН ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КҮРӘЧӘК ТЕАТРАЛЬ КУЕЛЫШНЫҢ АВТОРЫ БУЛ!
Нет комментариев