ГАДӘТИ БУЛМАГАН БИЮ ТӨРЛӘРЕ: СПОРТ VS СӘНГАТЬ
Кадерле укучым, биюнең сәнгать төре генә түгел, ә спорт белән дә бәйле өлкә икәнен белә идеңме? Белмәсәң, бу язмам аша сине гадәти булмаган бию төрләре белән таныштырырга телим. Алар, әлбәттә, беренче карашка сәнгать төре кебек кенә карала. Чынлыкта исә зур физик көч һәм осталык таләп итә торган спорт төре дә ул.
1. Брейк-данс: ритмлы акробатика
Брейк-данс ул – чын «акробатик сугыш». Аны биегәндә нинди генә рәвешләргә кереп бетмисең: башыңда да әйләнәсең, катлаулы элементларны да үтисең. Болар барысы да синнән гаҗәеп көч, дәрт һәм түземлек таләп итә. Брейк-данс хәтта танылган спорт төре дә булып китә – 2024 нче елда Париж шәһәрендә узган Олимпия уеннары программасына кертелә.
2. Vogue: нәфислек + геометрия
Vogue ул – журнал тышлыгында чыккан модельләрнең сурәтләре белән илһамланып барлыкка килгән бию төре. Төзек юллар, график хәрәкәтләр, гаҗәеп пластика һәм билгеле бер сурәтне саклап тота алу – болар барысы да «Vogue»ка хас үзенчәлекләр. Ул биючедән яхшы физик әзерлек кенә түгел, ә импровизация осталыгы һәм якты образ тудыра белүне дә таләп итә. (Сер итеп кенә әйтәм: үземне дә әлеге бию төрендә сынап караганым бар. Ай-һай, җиңел димәс идем!)
3. Electro Dance: энергия һәм тизлек
Electro Dance күбегезгә шулай ук Тектоник исеме белән дә таныш (2005-2007 елларда бик вируслы иде ул). Франциядә 2000 нче еллар башында барлыкка килә. Көчле битлы музыка астында кул-аякларның һәм, гомумән, бөтен тәннең тиз хәрәкәте нәтиҗәсендә кабатланмас эффект тудыра торган бию төре. Electro Dance биючедән түземлелек, яхшы координация һәм тиз реакция таләп итә.
4. Underwater Dance: су асты симфониясе
Underwater Dance – биюченең нәфислеген һәм су асты дөньясының матурлыгын берләштергән күз явын алырлык тамаша. Суга чумучы егет-кызлар, сулыш тоткарлау һәм су астында тән белән идарә итү өчен махсус ысуллар кулланып, катлаулы хәрәкәтләр ясый. Әлеге бию төре яхшы физик әзерлек кенә түгел, ә югары дәрәҗәдәге артистизмны да таләп итә.
5. Джаз-фанк: хисләр шартлавы
Джаз-фанк ул – хәрәкәт иреге, энергия һәм шәхси стиль. Бу джаз, хип-хоп кебек бию төрләренең кушылмасы. Джаз-фанк биючедән ритм хисе һәм импровизация сәләте таләп итә, аңа үз хисләрен һәм эмоцияләрен тулысынча күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев