Логотип Идель
Бу – тема!

АРЧАНЫҢ ИҖАДИ ШӘХЕСЛӘРЕН «НУР»ЛАНДЫРУЧЫ СТУДИЯ

18 елга якын тарихы булган Арчаның «Нур» балалар һәм яшүсмерләр телерадиостудиясен күбегез ишетеп белә торгандыр. Биредә районның иң сәләтле һәм креатив укучылары журналистика дөньясы нигезләре белән таныша, телевизион техникалар белән эш итәргә өйрәнә, авторлык сюжетлары ясый. Шуңа күрә «нур»лылар, иҗади шәхесләр булып, кече яшьтән үк ныгый һәм булачак эш урынын җиңел күзаллый.

Татарстан Республикасының үрнәк коллективы дип танылган студиягә нигез салучы, аның җитәкчесе Зарипова Зөлфирә Мәннәп кызы исә «Нур»ның уңышлары һәм тормышын күпмедер дәрәҗәдә әлеге урын белән бәйләгән һәрбер шәхес белән чиксез горурланып яши:

– Арчаның «Нур» балалар һәм яшүсмерләр телерадиостудиясе – Гариф Ахунов премиясе лауреаты. Студиябездә 8 яшьтән алып, 18 яшькә кадәрге 80гә якын мәктәп укучысы өч төркемгә бүленеп шөгыльләнә. Ел дәвамында безгә йөрүчеләр белән төрле тапшырулар әзерлибез, кинолар төшерәбез, радио- һәм басма журналистика юнәлешләрендә шөгыльләнәбез. Шулай ук операторлык осталыгына да төшендерәбез: бу эшне чыгарылыш укучыбыз, журналист кызыбыз Ләйлә Загриева өйрәтә. Эшчәнлегебез бүгенге көндә ике телдә алып барыла. Танылган программаларыбыз – «Говорит деТВора», «Күңелле тәнәфес», «Зеленый патруль» – көннән-көн үзенә яңа тамашачыларын җәлеп итә.

Шулай ук без ел саен «Алтын каләм — Золотое перо» Республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивалендә катнашабыз. Бәйгенең эшләп килү дәверендә гран-прига ия булган укучыларыбыз да бар: Рүзәл Шәрипов хәзерге вакытта ТНВ телерадиокомпаниясендә хезмәт куя, Әнвәр Мөхетдинов КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында белем ала.

Иң дәрәҗәле казанышларыбыз турында да ассызыклап үтәсем килә. «Орленок» Бөтенроссия балалар үзәгендә уза торган «Бумеранг» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр экран иҗаты ачык фестиваль-форумында инде 11 ел катнашабыз, зур үрләргә ия булабыз. Шулай ук студиябез – II Бөтенроссия яшь кинематографистлар питчингы җиңүчесе. Ел дәвамында төрле шәһәрләргә сәфәр кылабыз, соңгы барып кайтканнары арасында исә –Минск, Санкт-Петербург, Владивосток.

Студиягә йөрүче укучыларның язмалары район-республика газета-журналларында да даими басылып килә. Радио түгәрәгенә йөрүчеләр айга 2 тапкыр «Арча» радиосы дулкыннарында үз тапшыруларын чыгара. Районыбыздагы чараларның берсе дә безнең фотографлардан башка узмый. Шуны да әйтеп үтәсем килә: бүгенге көндә минем 22 чыгарылыш укучым республиканың танылган журналистлары рәтендә хезмәт куя.

«Нур»ның «ТВ» юнәлешендә шөгыльләнүчеләрнең дә студия турындагы фикерләрен белеп китик әле!

Камилла Абдрахманова:

– Арчаның «Нур» балалар телерадиостудиясе миңа профессиональ белем тупларга ярдәм итте, яңа дуслар табарга булышты һәм икенче өемә әверелде. Монда мин универсаль журналист була алдым: бүгенге көндә эшне сценарийдан монтажга хәтле үзем җиткерә алам. Җитәкчеләребез Зөлфирә Мәннәповна һәм Энҗе Нурдилевна – профессиональ педагоглар – дөньяны таныганда ярдәм кулын сузучы булдылар. Дүрт ел дәвамында миңа ныклы канатлар үстергән «Нур»га мин чиксез рәхмәтлемен!

Иркә Сәмигуллина:

– Мин инде 2 ел тирәсе «Нур» журналисты исемен йөртәм. Студиядә шөгыльләнү дәверендә төрле районкүләм чаралар алып барырга, сюжетлар төшерергә, фильмнарда катнашырга туры килде. Яулаган җиңүләребез, кылган сәфәрләребез дә байтак булды. Шушы уңышларның артында исә безгә һәрдаим терәк һәм таяныч булган остазларыбыз тора. Алар, иң оста егет-кызларны барлап, «нур»лы дөньяга юл ача алды. Үз чиратымда, «нур»лы йортыбыз һәм «нур»лы апаларыбызга чиксез зур рәхмәтемне җиткерәм!

Ислам Хәлиуллин:

– Әлеге студиягә тәүге адымнарымны 2020 елда атладым. 5 ел дәверендә журналистика һәм актерлык осталыгы нигезләренә төшендем, төрле тапшырулар әзерләүдә үз өлешемне керттем. Кыскаметражлы фильмнар төшереп, Россиянең төрле шәһәрләрендә булу бәхетен дә татыдым. Зөлфирә Мәннәповна исә без, «нур»лыларны, тулы бер команда итеп туплый алды, һәрберебезнең сәләтен күреп, аны ачып бирде һәм үстерә алды. Җитәкчебез кырыс һәм тәвәккәл, шул ук вакытта максатына ирешүче әйдаманыбыз була алды.

Зәринә Әлтапова:

– «Нур» балалар һәм яшүсмерләр телерадиостудиясенә килеп эләккәнемә бер дә үкенмим. Камера белән эшләү мине горур булырга, кешеләр белән җиңел генә аралашырга өйрәтте. Янәшәмдәге хезмәттәшләрем – барысы да иҗади, дөньяга ачык караучы, үз фикерен җиткерә белүче шәхесләр. Җитәкчеләребез ярдәме белән мин журналистика дөньясына гашыйк була алдым һәм әле дә әлеге юнәлештә үсүемне дәвам итәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев